tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында яңа лицей ачты
Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында яңа лицей ачты

Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында яңа лицей ачты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында «Бионика» 188 нче лицее ачылышында катнашты.

«Бүген зур тантана. Бик матур мәктәп. Сигез 1 нче класс укырга бара. 1224 балага исәпләнгән зур проект. Балаларыбыз яхшы шартларда белем алырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.


Ул «Салават күпере»ндә заманча мәктәп барлыкка килүе сөенечле вакыйга булуын әйтте. «Балалар куаныч кына китерсен. Балалар ул — безнең киләчәк. Тырышыгыз, бишлеләргә укысагыз, тагы да яхшырак булачак», — дип теләген җиткерде Президент.

«Балаларыбыз сөенеп укысын, яңа уку елы шатлык кына китерсен. Традиция буенча Казанда яңа мәктәпләр ачыла. 5 ел элек „Салават күпере“ микрорайонына беренче кирпеч салынды, шул вакыт эчендә 19 мең кеше өй туе уздырды, балаларга яшәү урыны буенча уку, үсеш өчен мөмкинлекләр тудырылуы шатландыра — концерт залы, бассейн, мәктәп рестораны, лаборатория дә бар», — диде Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләү чыгышында.


Лицей директоры Эльвира Рәсүловага лицейның матди-техник базасын ныгыту өчен сертификат тапшырылды. «Сез балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирәсез. Без сезгә балаларга шундый заманча мәктәптә уку мөмкинлекләре тудырылган өчен рәхмәтебезне белдерәбез», — диде ул.

Тантаналы чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Барлык кунакларны 1 нче сыйныф укучылары шигырьләр укып каршы алды.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*