tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында «Имлә» дип исемләнгән әдәби-каллиграфик кичә узачак
Татар китабы йортында «Имлә» дип исемләнгән әдәби-каллиграфик кичә узачак

Татар китабы йортында «Имлә» дип исемләнгән әдәби-каллиграфик кичә узачак

Татар китабы йортында «Имлә» дип исемләнгән әдәби-каллиграфик кичәнең дүртенче һәм соңгы өлеше узачак.

Чираттагы перформанс гарәп язуына багышланачак.

Кичә барышында:
шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина тарафыннан Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»еннән өзек укылачак,
каллиграф Айзат Минһаҗев уникаль каллиграфик циклның дүртенче өлешен язачак.

Чарага барлык теләүчеләр дә килә ала. Алдан язылу шарт.

«Имлә» — язу тарихы контекстында татар әдәбияты тарихына багышланган күргәзмә. Ул 2021 елның сентябрендә ачылачак һәм яшь рәссам Айзат Минһаҗевның каллиграфик эшләреннән торачак. Ә бу уникаль холстларны булдыру процессын теләгән һәркем күрә ала, чөнки һәр дүрт картина Татар китабы йортында уза торган чаралар вакытында язылачак. Беренче адым төрки руннардагы каллиграфия булды, аны әзерләүдә татар китабы йортында мастер-класска килгән балалар катнашты. Аннары яшь автор, тамашачылар катнашында, борынгы уйгур язуы һәм яңалиф буенча эш язылды.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*