tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очрашу көне үзгәрә
Очрашу көне үзгәрә

Очрашу көне үзгәрә

Менә инде өченче ел Яркәү районы, Аккүл авылында Корбан бәйрәме уза. Быел авылдашлар 15 июльдә җыелдылар.

Авылда күченеп килгән татарларның крестьян көнкүреше музее булдырылган. Ел саен әйберләр коллекциясе тулылана. Быел да яңа экспонатлар артты. Киштәдә 4 чуен бер-бер артлы тезелеп торалар. Музейдагы барлык әйберләр кебек үк, алар да хуҗаларын тәмле ризык белән сөендерер өчен, бу киштәдән мичкә барачак.

Кулдан ясалган келәм – Минсырур апа бүләге. Әти-әнисе йортыннан «килгән» табагач, дуга, кыңгырау да монда. Шулай ук безнең музейда Сәлимә әбинең яулыкларының кечкенә коллекциясе барлыкка килде. Хәзер әби яулыклары алтын кысаларда, кыйммәтле әйбер кебек саклана. Гади яулыкларга сабыйларны төргәннәр, ә аеруча бизәклеләреннән, хәтта, өлкәннәр өчен күлмәкләр тегәләр. Киләсе юлы мин апамның шундый бер күлмәген күрсәтермен. Ә яулыклар янында оста Алла Гогул бүләк иткән матур декор белән корама салфеткалар урнаштырылган. 15 июльдә авылда бәйрәмдә Әмир хәзрәт Балдин Коръән укыды. Барысы да иң тәмле ризыклар: шулпа, пылау, пироглар әзерләргә тырыштылар. Бер кем дә коеп яуган яңгырдан курыкмады һәм мондый бәйрәмгә битараф калмады.

Аккүл авылына караган архив документлары буенча, Казан һәм Уфа губерналарыннан күченүчеләр бу урыннарга ике этапта килгәннәр. Беренчеләре – июльдә, төгәлрәге – документлар буенча 1911 елның 25 көнендә, ә күпчелеге 1912 елның маенда.

Корбан бәйрәменең вакыты ел саен үзгәреп торганга күрә, киләсе елдан башлап «Ак күл» бәйрәмен билгеләп үтәргә тәкъдим итәм, анда без ата-бабаларыбыз өчен дога кыла алабыз һәм авылыбызның күченеп килгән бабаларыбызның тарихын сөйли алабыз. Ә иң мөһиме – йөз еллар элек үз язмышын үзгәртергә батырчылык иткән кешеләрнең нәсел варислары турында беләчәкбез.

2024 елның 20 июлендә шимбә көнне җыелырга планлаштырабыз. Авылыбыз тарихы буенча материаллар әзер инде. Киләсе елда бабабыз Ибраһим һәм әбиебез Сәлимәнең гаиләсе барлыкка килүгә 100 ел булачак, алар истәлегенә без бабаларыбыз: Хәсән Миңнегулов һәм Сибгатулла Гатауллин турында сөйләячәкбез. Шулай итеп, ел саен авылга нигез салучы күченүчеләрдән икешәр-өчәр фамилия ияләренә багышлаячакбыз.

Барлыгы 32 гаилә булган (фамилияләр азрак, чөнки алар абыйлары, әтиләре белән килгәннәр). Шулай ук җырлаячакбыз, аралашачакбыз, артистларны, гармунчыларны, җырчыларны чакырачакбыз. Туганнары һәм авылдашлары бу идеяне хупладылар инде.

Әлмирә ГОМӘРОВА,
Төмән шәһәре.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*