tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өмет” газетасының беренче редакторы Галимҗан Насыйровның тууына 100 ел
“Өмет” газетасының беренче редакторы Галимҗан Насыйровның тууына 100 ел

“Өмет” газетасының беренче редакторы Галимҗан Насыйровның тууына 100 ел

25 майда “Өмет” газетасының беренче редакторы Галимҗан Насыйровның тууына 100 ел була. Ул 1990 елның январь-февраль айларында мөхәррир вазыйфаларын башкарды. Каләм иясен искә алу чаралары башланып китте. Иң беренче булып “Өмет”леләр, татар автономиясе вәкилләре, язучылар һәм Галимҗан аганың балалары аның туган ягына – Чынлы районы Кәшә авылына кайттылар. Алар авыл читенә урнашкан зиратка кереп, әдипнең каберен зиярәт кылдылар. Әрвахларның рухларын шатландырып, Кәшә авылы мулласы Равил хәзрәт дога кылды.

Кунаклар Галимҗан абый Насыйров 1922-1975 елларда яшәгән йорт янына тукталдылар. Аларны биредә авыл халкы, мәктәп укучылары каршы алды. Моннан нәкъ 10 ел элек, әдипнең 90 еллыгы уңаеннан, ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган иде. “Өмет” газетасы редакторы Исхак Хәлимов, татар автономиясе рәисе Рамис Сафин истәлекләре белән уртаклаштылар. Ветеран укытучы Роза Ильясова Г. Насыйровның тормыш юлы белән таныштырды, мәктәп укучылары аның шигырьләрен сөйләделәр.

Кунакларны авыл мәдәният йортында да җылы каршы алдылар. Галимҗан абый нигез салган музей бүген дә эшләп килә. Аның эшчәнлеге, биредә тупланган бай мәгълүмат белән музей җитәкчесе таныштырып үтте…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*