tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе дин әһелләре Казанда узган чараларда катнашты
Түбән Новгород өлкәсе дин әһелләре Казанда узган чараларда катнашты

Түбән Новгород өлкәсе дин әһелләре Казанда узган чараларда катнашты

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, 19-21 майда Татарстан­да зур дини чаралар булып узды. Аларда безнең төбәк имамнары да катнашты. Руханилардан торган делегациябезне өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җитәкләде», – дип хәбәрләште безнең белән Сергач, Спас һәм Кнәген районнары баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов.

«XII татар рухи эшлеклеләре форумы делегатларын беренче көнне Татарстан Премьер-министры урынба­сары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җылы сәламләде. Икен­че көнне пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштык, ә форум чара­лары «Изге Болгар җыены” белән тәмамланды», – дип сөйләде К.Октябрь районы баш имамы Харис хәзрәт Исмаилов. Юбилейлы чараларның берсендә – Казан­да яңа Җәмигъ мәчетенә нигез салу тантанасында ул Россиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин белән та­нышкан.

«Гомумән, бәйрәм чараларына сәфәребез уңышлы һәм файдалы булды. Күп танышлар, яңа элемтәләр барлап кайттык. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минти­мер Шәймиев белән Президент Рөстәм Миңнехановның, Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның чыгышлары көчле иде», – дип уртаклашты үз фикерләре белән Пильна һәм Се­чен районнары баш имамы Шамил хәзрәт Сабитов.

«Иң баштан Россия президенты Владимир Путинга чиксез рәхмәт, ул күптән хак динебезнең шушы олуг юбилеен югары дәрәҗәдә уздыруны хуплап чыкты, аны зурлап бәйрәмләү өчен, оештыру комитетын җитәкләргә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Ма­рат Хөснуллинны тәкъдим итте. Аллаһыга мең шөкер, Татарстан хөкүмәте ярдәмендә дин эшлеклеләре җыены югары оешканлыкта үтте. Шушы юбилей елында төбәгебезнең тарихи Ярминкә мәчетен торгы­зуга да нигез сала алсак, шат булыр идек», – ди Гаяз хәзрәт.

Олег Хөсәинов

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*