tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендә «Татар ишегалды» мәдәни үзәге ачылачак
Омск өлкәсендә «Татар ишегалды» мәдәни үзәге ачылачак

Омск өлкәсендә «Татар ишегалды» мәдәни үзәге ачылачак

Омск өлкәсендә «Татар ишегалды» мәдәни үзәге төзелешенең соңгы этаплары бара. Ул Большеречье районындагы «Иске Себер» музей-тыюлыгы территориясендә урнашачак.

“Татар ишегалды” Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Биредәге милли мохитне булдыруда Бөтендөнья татар конгрессы булышлык күрсәтә.

Тантаналы ачылыш 26 августта узачак. Чарада Омск төбәге губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко, Татарстан Премьер-министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның катнашуы, татар артистларының чыгышлары көтелә.

«Татар ишегалды» мәдәни үзәге Омск өлкәсендә татар мәдәниятен, телен саклап калу, татар мохитен булдыруны күздә тота. Биредә халкыбызның тормышы һәм көнкүреше белән танышырга, милли ризыклардан авыз итеп карарга мөмкин булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*