tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иглин районында «Акбирде дусларын җыя» исемле бəйрəм гөрлəп үтте
Иглин районында «Акбирде дусларын җыя» исемле бəйрəм гөрлəп үтте

Иглин районында «Акбирде дусларын җыя» исемле бəйрəм гөрлəп үтте

13 август көнне Иглин районында «Акбирде дусларын җыя» исемле бəйрəм гөрлəп үтте: балалар өчен уеннар оештыру, спорт ярышлары, төрле мастер-класслар, милли уеннар, күргəзмəлəр, хəрби-патриотик мəйданчыклар эшлəде. Бəйрəм рухын башлап җибəрде кавер-төркеме «Седьмое чувство», ə тагын да күңелне күтəрде үзлəренең иҗат төркеме белəн Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзəл Уразова һəм Татарстан, Башкорстанның атказанган артисты Ильдар Хакимовның концерты.

Чарада Иглин районы администрациясе башлыгы Гүзəл Рəис кызы Насырова, Башкортстан Республикасы Дəүлəт Җыелышы-Корылтае депутаты, Башкортстан татарлары Конгрессы рəисе Заһир Хакимов, Бөтендөнья башкортлар Корылтаеннан Рөстəм Сəлим улы Баянов, Акбирде авыл советыннан Гөлшат Хөрмəт кызы Əхмəтшина катнашты.

Бүген Акбирде Иглин районының иң зур авылы. Хəзерге вакытта авыл советы составына җиде торак пункт керə: Акбирде, Карамалы, Блохино, Шипово, Урунда, Белорецк, Резвово авыллары. Халык саны төрле миллəтлəрдəн ун меңнəн артык кеше. Һəрберсенең гореф- гадəтлəрен, туган теллəрен хөрмəт итеп бик матур яшилəр дə, эшлилəр дə һəм бəйрəм дə ясый белəлəр.

Рəхмəтлəр яусын оештыручыларга: район хакимиятенə, авыл җирлеге администрациясе Акбирде авыл советы башлыгы Азамат Зилаир улы Сатаевка, Диниевлар гаилəсе: Акбирде мəдəният йорты директоры Илнар Илдус улы һəм музыкаль яктан җитəкче Гөлнур Рəшит кызына. Җиңел булмаган, нечкəлек талəп иткəн эшлəрендə зур уңышлар телибез, илhам да, уңыш та бервакытта да ташламасын. Акбирденең дуслары күп булсын, чын булсын!

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*