tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байталлы авылының сабантуй аланында «Байталлы кичләре» исеме астында күңелле бәйрәм үтте
Байталлы авылының сабантуй аланында «Байталлы кичләре» исеме астында күңелле бәйрәм үтте

Байталлы авылының сабантуй аланында «Байталлы кичләре» исеме астында күңелле бәйрәм үтте

11 августта Кушнаренко районы Байталлы авылының сабантуй аланында «Байталлы кичләре» исеме астында күңелле бәйрәм үтте. Аклан бик матур җирдә, рәхәтләнеп ял итәрлек, яшеллеккә күмелгән табигать кочагында урнашкан. Бу чараны Азат Исламов җитәкчелегендә авыл активистлары hәм Кушнаренко татарлары Конгрессы оештырган. Авылын сагынып кайтучы якташлар, авыл халкы, тирә-як авыллардан килгән кунаклар акланны уратып алдылар. Хәтта Татарстаннан килгән кунаклар да бар иде – Байталлы авылында туып-үскән җырчы Илфир Солтанов һәм «Мунча ташы» артистлары.

Әлбәттә кичәне башлап җибәрүче районыбызның сандугачы, Кушнаренко татарлары Конгрессы идарәсе әгъзасы Альбина Шәрипова булды. Ул бәйрәмне ачып, тамашачыга җырларын бүләк итте. Бәйрәмне ачуга Байталлы авылы мулласы Фәнил хәзрәт һәм Башкортстан Мөслимәләр берлегенең Кушнарен район бүлеге җитәкчесе Рәсимә ханым Гаделова җитәкчелегендә бер төркем шәкертләр, сүрәләр укып, фатиха бирделәр. Бәйрәмнең башында саләмләү өчен сүз СВОдан яралану сәбәпле ялга кайткан Азат Исламовка һәм яугир Гизатуллин Вадимга бирелде.

Халык якташ яугирләрне сәләмләп, гөр килеп, кул чапты. Авылдашларының аларга хөрмәте чиксез икәне аңлашылып тора иде. Бәйрәмнең музыкаль өлеше башланды. Һәвәскәр композитор, җырчы, Кушнаренко татарлары Конгрессы идарәсе әгъзасы Роза Якупова, Уфа кунагы Лиана Фаттахова, җырчы-композитор Илдар Нурлы, сүз осталары Кушнаренко татарлары Конгрессы идарәсе әгъзасы Фәнисә Фәхретдинова, Нәзирә Сахапова чыгышлары белән сөендерделәр.

Кушнаренко татар Конгрессы җитәкчесе Илфир Котдусов бәйрәмне оештыручыларны һәм актив катнашучыларны Бөтендонья татарлары Конгрессының Башкортостандагы вәкиле Альфред Давлетшинның рәхмәтен житкерде, Башкортостан тарарлары Конгрессы идарәсе рәисе Заһир Әхсән улы Хакимовнын рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. Районнын мәдәният мөдире Александр Десяткин яугирларга Мактау кәгазьләре тапшырды.

Ә менә «Мунча ташы» артистларының чыгышы ямь өстенә ямь булды.

Шул вакыт балалар өчен оештырылган сабантуй уеннарына керештеләр. Татарча милли көрәш тә булды, көянтәләп су да ташыдылар, йомырка салынган кашык кабып та йөгерделәр, авыш баганага менделәр. Милли көрәшне оештырып алып бардылар Кушнаренко татарлары Конгрессы идарәсе әгъзасы Ильфир Шаймухаметов hәм Башкортстан көрәш Федерациясеннән спорт мастеры Радик Гилязев. Батырга тәкә бирелде. Нинди генә уеннар булмады анда!
Балалар гына түгел, зурлар да рәхәтләнеп уйнадылар. Халык аланда зур казанда пешкән тәмле пылау белән сыйланды.

«Байталлы кичләре» фәһемле дә берчә күңелле, берчә моңсу да булды. Моңсу чөнки сагынып авылына кайткан якташларның китәр вакытлары җитте, сөйләшеп-күрешү өчен вакыт аз булды. Яугирләрнең да яралары төзәлә, сугышта калган иптәшләре көтәләр. Шушы чараны оештырып, башлап йөрүче Азат Исламовка аерым рәхмәтебезне җиткерәбез, исән-сау йөрүен, тынычлык урнашып, гаиләсе янына кайтуын телим. Ин шәә Аллаһ.

Шулай ук «Байталлы кичләрен» оештырып, катнашып, көчен салган Кушнаренко татарлары Конгрессы активистларына һәркайсына шөкер кылабыз, безне җыеп, кунак итеп безгә бәйрәм ясаганнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Гаделова Расимә Зөфәр кызы.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*