tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур катнашучылары Татар конгрессында кунак булдылар
Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур катнашучылары Татар конгрессында кунак булдылар

Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур катнашучылары Татар конгрессында кунак булдылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында танылган эстрада җырлары авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур белән Казанга килгән туристлар кунак булды. Чара язучылар, шагыйрьләр һәм артистлар, ТР һәм БР атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәл форматында узды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләде. Алар кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, проектлары белән таныштырдылар, конгресс тарафыннан оештырыла торган башка масштаблы чаралар, форумнар турында да сөйләделәр. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан белән тыгыз элемтәдә булуын, хезмәттәшлек итүен дә ассызыкладылар.

2023 нче елның 15-17 август көннәрендә ел саен уздырыла торган Чурагул туры кысаларында Казанга Уфадан делегатлар килде. Турны 2007 елдан башлап “Хәзинә Тур” милли туроператоры оештыра. Ел саен сәяхәттә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән аның иҗатына мөкиббән булучы милләттәшәләребез катнаша.

Белешмә өчен:

Танылган җырлар авторы, шагыйрь, журналист, шәхси нәшрият хуҗасы Рамил Чурагулов 1962 елның 16 августында  Башкортстанның Кырмыскалы районында туа. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши. Татар эстрадасы тамашачысына ул “Берләшик әле без, берләшик,  “Моңнар кайтсын авылга”, “Кайгы җиле какмасын” һ.б. җырлары аша таныш. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*