tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленең зона туры Зур Күккүз авыл җирлегендә узды
“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленең зона туры Зур Күккүз авыл җирлегендә узды

“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленең зона туры Зур Күккүз авыл җирлегендә узды

Түбән Барыш авылының бик матур төзекләндерелгән Салих чишмәсе буе гармун моңнарына күмелде.

Биредә Кече Болгаер, Олы Болгаер, Борнаш, Әлмәндәр, Әҗем, Зур Күккүз, Кече Күккүз, Түбән Барыш, Идрәз, Иске Әнәле, Черкен, Иске Йомралы авылларыннан килгән гармунчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Шулай ук Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан да үзешчәннәр катнашты.

Гармун моңнары, хромка, баян, мандолина, курай тавышлары табигать кочагына, чишмә буена җыелган тамашачыларның күңеленә хуш килде. Фестиваль кунакларын авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова сәламләде.Бәйрәмдә мул итеп табыннар да әзерләнгән иде. Самоварда чәй кайнап торды, табада коймак чыжлады.

Чара ахырында җиде ел элек башланып киткән фестивальнең инициаторы – район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев кунакларга җылы теләкләрен юллады.

Фестивальнең сайлап алу турлары дәвам итә.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*