tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсенең Большеречье районы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары күчмә утырыш уздырды
Омск өлкәсенең Большеречье районы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары күчмә утырыш уздырды

Омск өлкәсенең Большеречье районы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары күчмә утырыш уздырды

Себер якларында яшәүче татар хатын-кызлары активлыгы белән аерылып тора. Бүген алар Омск өлкәсенең Большеречье район үзәгендә җыелды. Ханымнар узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, 2022 нче елга плвннар билгеләде. Бүгенге очрашуыбыз бик нәтиҗәле үтте, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова.

Чарага Омскидан, Тара шәһәреннән һәм яңа оешкан башка “Ак калфак” оешмасы филиалларыннан да ханымнар килгән. Һәр бүлекчә үзләре белгән һөнәрләре белән дә  уртаклаша.

Тара шәһәреннән килүчеләр нокталап бизәү үрнәкләре белән таныштырды. Омскидан килүчеләр хәситә тегү серләре белән уртаклаша. Күргәзмә дә оештырганнар.

“Үзебезнең яраткан себер татарлары ашларыннан өстәлләр сыгылып торды дисәм дә ялган булмас. Каз ите шулпасына гына күптерелгән дөге боткасы, ит бәлеше, пәрәмәч-сумса дисеңме, как бүләк, чәк-чәк дисеңме – санап бетерерлек түгел, Ходайның рәхмәтләре яугыры!” – ди Фагилә Чумарова.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*