tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмурт кызы татар телен яхшырак белә
Удмурт кызы татар телен яхшырак белә

Удмурт кызы татар телен яхшырак белә

2021-22 нче уку елында Удмуртиянең 7 мәктәбендә 382 укучы татар телен фән буларак, ә 6 мәктәптә 125 укучы факультативларда һәм түгәрәкләрдә үзләштерәләр. Ел саен республикада татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы уза. Быел ул 26 гыйнварда Ижау шәһәренең 6 нчы гимназиясендә булды. Белемнәрен сынарга Балезино районының Кистем, Падера, Юкамен районының Засеково, Починки һәм Ижау шәһәренең 6 нчы гимназиясеннән, 97 нче мәктәптән — барысы 30 укучы килгән иде. Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Валентина Корепанова укучыларны сәламләде һәм аларга олимпиада биремнәрен эшләүдә уңышлар теләде. Укучылар сыйныфта үз урыннарын алгач, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгыннан юлланган биремнәр салынган конвертлар ачылды. Агымдагы елда укучылар нинди сорау­ларга җавап эзләделәр соң? Сынауны кемнәр уңышлы үтте? Мин бу сорауларымны Ижау шәһәре татар теле укытучыларының берләшмә җитәкчесе Рәсилә Габдрахмановага бирдем.

“Укучылар татар теленә кагылышлы биремнәрне аеруча уңышлы эшләп чыкканнар. Быел 10-11 нче сыйныфлар өчен әдәбият буенча биремнәрдә иҗади эшләр күбрәк иде. Шуңа укучыларга шактый көч түгәргә туры килде. “Туган ягыңның әдипләрен беләсеңме, аларның исемнәрен языгыз”, “Сезнең якта гына кулланыла торган сүзләрне атагыз” кебек биремнәр дә бар иде. Удмуртиядәге язучыларны санаганда, укучылар Кузебай Гердны да язарга онытмаганнар, җирле татар шагыйрьләрен дә байтак санаганнар. “Мәктәптә әдипләр белән очрашулар уза”, дигән юлларны уку да, җирле шагыйрьләребезне белүләре дә сөендерде. Быел 8-9 нчы сыйныфның рус төркемендә белем алучыларга да татар теле олимпиадасында катнашу мөмкинлеге тудырылды. Алар да биремнәрне бик уңышлы үткәннәр. Ә удмурт кызы Светлана Федорованың иҗади эшен шаккатып укыдык. Ул безнең гимназиядә белем ала, хәтта татар балалары да җөмләләрне Светлана кебек дөрес итеп төзи белмиләр. Шундый матур итеп “Туган телем – удмурт теле. Без гаиләбез белән туган телебезне сакларга тырышабыз…”, дип, фикерләрен саф татар телендә язган. Светланага телләрне үзләштерү сәләте тумыштан би­релгән, күрәсең. Ул рус теленнән дә, инглиз теленнән дә олимпиадаларда катнаша”, — ди Рәсилә Габдрахманова.

Балезино районы Падера мәктәбенең татар теле укытучысы Әлфия Зөфәр кызы әле икенче елын гына эшли. Ул да укучыларны үз үрнәгендә олимпиадага әзерләп алып килгән. Үз үрнәгендә дип язам, чөнки Әлфия үзе дә мәктәптә укыганда, республикакүләм олимпиадаларда катнашкан һәм мактаулы урыннар яулаган. 9 нчы сыйныфта – өченче урынны, 10 нчы сыйныфта — беренче урынны, ә унберенче сыйныфта икенче урынны алган. “Бүген мин олимпиадага алып килгән Самира, Салават һәм Наил Касимовлар беренче тапкыр гына катнашалар. Татар телен бик яхшы беләләр, алар олимпиадага бик теләп әзерләнделәр. Һәрвакыт “Илһам” татар шигырь конкурсларында катнашып, мактаулы урыннар алалар”, — диде Әлфия Касимова.

”Мин 8, 9 һәм 11 нче сыйныфта укучы 6 укучыны олимпиадага алып килдем. Унберенче сыйныфта укучы Ришат Касимов һәм Гөлназ Гафурова сигезенче сыйныфтан бирле республикакүләм олимпиадада катнашалар. Икесе дә мактаулы урыннар алып, Казанда узган олимпиада да призер булып кайттылар. Шуңа күрә әзерләнгәндә алар белән эшләү күпкә җиңелрәк булды. “Апа, безгә татар теленнән биремнәрне эшләү авыр түгел. Әдәбият авыррак бирелә. Күбрәк әдәбияттан әзерләник”, – дип әйттеләр алар. Шуңа күрә укучылар белән күбрәк әсәрләр укыйбыз, укырга өлгерә алмаганнарының эчтәлеген үзем дә сөйлим. Тестлар эшлибез, язучыларның био­графияләре истә калсын өчен интеллект карталар ясыйбыз. Моңа кадәр Флүн Мусин дәреслекләре белән укый идек. Уку елы уртасында яңа дәреслекләр кайттылар, әмма без уку елы уртасында яңа дәреслекләр белән укытуга күчә алмыйбыз. Олимпиада биремнәренең яңа дәреслектән дә булырга мөмкинлеген истә тотып, укучылар белән яңа дәреслекләргә кергән әсәрләрне дә өйрәнергә тырыштык”, – ди Кистем мәктәбе укытучысы Алсу Муса кызы.

Ләйсән Шәрипова 6 нчы гимназиянең тугызынчы сыйныфында укый. Рес­пуб­ликакүләм олимпиадада икенче тапкыр катнаша икән. “Минем өчен татар теле буенча олимпиадада катнашу бик зур горурлык. Чөнки мин саф татар гаиләсендә үсәм. Әти-әнине татар телен камил белүем белән сөендерәсем килә. Ә татар халкы – бөтен дөнья буйлап сибелгән халык. Шуңа күрә татар телен белсәң, беркайчан да югалмыйсың. Мин бүген сыйныфташым Камилла белән олимпиадада катнашам. Без аның белән татарча сөйләшергә тырышабыз. “Ак чәчәкләр”, “Буранда”, “Идегәй” әсәрләрен укыдым. Узган ел олимпиадага баргач, Казанда яшьтәшләрем белән аралашу, андагы мохит миңа бик ошады. Шуңа быел да республикакүләм олимпиадада җиңеп, Казанга бару теләге көчле”, — диде Ләйсән.

“Сигезенче сыйныфта укучылар рес­публикакүләм олимпиадага кызыксынып киләләр. Тугызынчы сыйныфта укучылар инде олимпиадада нинди биремнәр булганлыгын чамалаганга, тырышыбрак әзерләнәләр. Укучылар иншаларга баллар күп бирелгәнлеген дә беләләр. Шуңа күрә мин әдәбият дәресендә балаларның сөйләм телләре үссен өчен төрле темаларга укучыларның фикерләрен яздырырга тырышам. Элек укучылар фикерләрен кәгазь битенә бик матур итеп төшерәләр иде. Ә хәзер өч гади җөмләне дә авырлык белән язалар. Олимпиадаларга өстәмә әзерләнү өчен мәктәптә әдәби әсәрләр юк, шуңа күрә Интернетка таянабыз. Дәресләрдән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерергә тырышабыз. Юкамен китапханәсе “Әкиятләрне сәхнәләштерү” конкурсы оеш­тырды. Татар әкиятен сәхнәләштереп, өченче урынны алдык. Хәзер “Әбиемнең сандыгы” түгәрәген җитәклим. Анда җыр­лар, гореф-гадәтләрне, уеннар өй­рә­­нәбез. Өйрәнгәннәрне сәхнәләрдә күрсәтәбез”, – ди Розалия Болтачева Засеково авылыннан.

“Татарча сөйләм телен үстерү яклы булсам да, без программадан читкә китә алмыйбыз. Шуның өчен без дәрестән тыш чараларда балаларның сөйләмнәрен үстерергә тырышабыз. Хәзер укучылар белән театр атналыгына әзерләнәбез. Монда инде укучылар рольдәге сүзләрне ятлыйлар, сөйләргә өйрәнәләр. Мәктәптә «Семь Я» акциясен уздырабыз. Һәр ай саен гаиләләр белән берәр чара оештырабыз. Анда да татарча аралашырга тырышабыз”, — ди Алсу Касимова.

Җиңүче укучылар Казан шәһәрендә февраль аенда төбәкләр арасында узачак олимпиадада катнашачаклар. Без аларның барысына да уңышлар телибез.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*