tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсенең Борынгы Әшевән авылында мәчет ачылды
Омск өлкәсенең Борынгы Әшевән авылында мәчет ачылды

Омск өлкәсенең Борынгы Әшевән авылында мәчет ачылды

Омск өлкәсенең төньяк районнары – Усть-Ишим, Тевриз һәм Тара әүвәл – патша заманнарында Тубыл губерниясенә кергәннәр. Бу якларда себер татарлары яшиләр. Тубыл шәһәреннән 250-400 чакрым ераклыкта алар. Шуларның берсе – Усть-Ишим районы, Әшевән авылында 16 август көнне яңа мәчет ачылышы булып үтте. Архивлардагы күрсәткечләргә таянып, ошбу борынгы авыл 1226 елда барлыкка килгән, дип әйтә алабыз. Әлбәттә, башка татар авылларындагы кебек бу авылда да мәчет булган, атеизм чорында ул юк ителә. Ә менә хәзер, озак тукталыштан соң, авылда яңадан азан тавышлары яңгырады.

Мәчетнең барлыкка килүе, төзелеше авыл халкының, эшкуарларның ярдәме белән булды. Бер хәдистә әйтелә: «Кем мәчет төзелешендә катнаша, аңа Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салып бирәчәк», – диелгән. Ошбу әһәмиятле, истәлекле чарага күп вәкилләр, хөрмәтле кунаклар – Омск, Төмән, Тубыл, Чиләбе һәм район-авыллардан җыелдылар.

Үземнең чыгышымда, иң беренче бөтен җыелган халыкны ошбу тарихи вакыйга белән тәбрикләп, быелгы елны каршылаган Бөек Җиңү көненең 75 еллык юбилеена басым ясадым. Бер туктаусыз җиңеп алга барган фашист гаскәрләре, бөтен Европа илләрен яулап алып, безнең илебезгә һөҗүм иттеләр. Белоруссия, Украина һәм күп Россия шәһәр-авыллары дошман кулында калдылар, хәтта, тарих битләреннән беләбез: немец фашистлары башкалабыз Мәскәүгә хәтле килеп җиттеләр. Мәскәүне алырга көчләре җитмәде.

1941 елның көз айларында Себердә – Новосибирск, Омск өлкәләрендә дошманга каршы 308 нче дивизия оештырылды, монда безнең якташларыбыз, абый – бабайларыбыз, ошбу яктагылар да – Усть-Ишим, Тевриз, Тара районнары авылларындагы милләттәшләребез катнаштылар. Дөньяда булмаган хәл: фашистларның планы буенча сугышны 2-3 айда тәмамларга тиешле дошман машинасы Мәскәү янында туктатылды, артка куылды. Бөтен Ватан сугышы өчен ышанып булмаслык борылыш иде бу! Ошбу сокланырлык батырларча көрәштә абый-бабаларыбызның роле әйтеп бетергесез. Минем тәкъдимем буенча, барча җыелган халык, кулларын күтәреп, дога кылдылар: безнең бәхетле киләчәгебез өчен, безгә Җиңү көнен якынайткан, сугыш кырларында һәлак булган, башларын салган, кан түккән, күпләре яраланып кайткан абый-бабаларыбызның Аллаһы Тәгалә авыр туфракларын жиңел, караңгы каберләрен якты, җәннәттә аларга үзенең рәхмәт-бәрәкәтләрен насыйп итсен дигән изге теләк белән тәмамланды. Ошбу әһәмиятле һәм истәлекле мәчет ачылу тантанасы милләттәшләребез-якташларыбыз арасында, бигрәк тә яшүсмерләр өчен патриотик тәрбия, Ватаныңны, үз халкыңны сөю ягыннан зур этәргеч булды, дисәм, хата булмас дип әйтер идем.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*