tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Ауропа татарлары альянсы» идарәсе утырышында катнашты
Васил Шәйхразыев «Ауропа татарлары альянсы» идарәсе утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев «Ауропа татарлары альянсы» идарәсе утырышында катнашты

Бүген, 5 сентябрьдә, «Ауропа татарлары альянсы» халыкара ассоциациясе идарәсенең онлайн-утырышы узды.

Көн тәртибенә 2021нче елның апреленә күчерелгән Ауропа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы һәм Ауропа Сабан туен уздыру мәсьәләләре чыгарылды. Моннан тыш, очрашу кысаларында Альянска яңа әгъзалар кабул итү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Утырышта барлыгы 18 кеше катнашты, шуларның 15се ассоциация идарәсе әгъзалары. Чарада катнашучыларның берсе ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев булды.

Катнашучыларны сәламләп, Альянс рәисе Флюр Шәрипов узган Милләт җыены турында фикер алышудан башлады. Искәртеп узабыз, 29 августта Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Милләт җыены узды. Биредә татар халкының Гамәл стратегиясе кабул ителде.

Флюр Шәрипов чарада катнашкан җыелышка уңай бәя бирде: «Без Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына әлеге чараны уздырган өчен рәхмәтле».

Аннан соң онлайн-утырышыта катнашучыларга Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте. Ул Стратегиянең төп пунктларын кыскача бәян итте. “2 ел элек безнең Президент Бөтендөнья татар конгрессы алдына Стратегияне эшләү һәм кабул итү бурычын куйды. 2 ел дәвамында башкарган эшнең нәтиҗәсе буларак өч өлештән торган тулы масштаблы Стратегия барлыкка килде. Документ 10 биттән тора”, – диде Татарстан Республикасы вице-премьеры.

“Милләт Җыены – Милли Шураның киңәйтелгән утырышы. Без башта съездны уздырырга планлаштырмадык, чөнки ул билгеле бер шартларны үтәү таләп итә. Татар җәмгыятьләре теркәлгән 68 төбәктән 250 кеше килгән. Татарстаннан 250 кеше иде. Кызганычка каршы, без чит илләрдән делегатларны чакыра алмадык”, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның ноябрь ахырына Милли Шураның чираттагы утырышы планлаштырылган. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2020 елда башкарган эше турында хисап биреләчәк һәм 2021 елга план расланачак.

Аннары Альянс идарәсе әгъзалары 5нче Ауропа Сабан туен үткәрү турында фикер алышуга кереште. Флюр Шәрипов белдергәнчә, 2021 ел Литвада татар халкының тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан ителгән. “Бу уникаль вакыйга. Альянс та моңа өлеш кертергә тиеш дип саныйм. 2020 елда Сабантуй Софиядә узырга тиеш иде, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Иртәме-соңмы бәйрәм Софиядә уздырылганга күрә, 2021 елда Сабантуйны Литвада үткәрергә тәкъдим итәм. Клайпеда (Литва) – ул халыкара фестивальләр, бәйрәмнәр уздыруда тәҗрибәсе булган мультимәдәни шәһәр. Шәһәр мэры безнең инициативаны хуплады”, – дип ассызыклады Альянс рәисе.

Очрашу азагында татар халкының милли бәйрәмен үткәрү урыны турында ачык тавыш бирү булды. Альянс идарәсенең күпчелек әгъзалары Клайпеда шәһәрендә татар бәйрәмен оештыру өчен тавыш бирделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*