tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды
Омск шәһәрендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

Омск шәһәрендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

«Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр!»
“Үз телен саклаган халык һәрвакыт хөрмәтле булачак!»

Халыкара туган тел көне алдыннан, Омск шәһәренең беренче Җәмигъ мәчетендә балалар өчен милли уеннар, квестлар, интеллектуаль конкурслар үткәрелде. Шулай ук татар телен, милли гореф-гадәтләрне, халык көйләрен һәм күренекле шәхесләрне белү буенча викторина оештырылды. Әлеге чарада «АЮ»Татар яшьләре берлегенең хәзерге заман һәм традицион мәдәният үзәге укучылары катнашты.

Көн милли татар һәм казакъ ашлары белән чәй эчү белән тәмамланды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Аллагулов Ильяска һәм аның командасына бәйрәмне оештырганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Туган телне саклау – һәр халык өчен мөһим бурыч.

С уважением,
Союз татарской молодежи Омской области «АЮ» («МЕДВЕДЬ»)

Ихтирам белән,
«АЮ» татар яшьләре берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*