tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Без татар гаиләсе” – “Мы татарская семья” дип исемләнгән бәйге үтте
Омскида “Без татар гаиләсе” –  “Мы татарская семья” дип исемләнгән бәйге үтте

Омскида “Без татар гаиләсе” – “Мы татарская семья” дип исемләнгән бәйге үтте

Омскида уздырылачак татар гаиләләре бәйгесенә чакыру алгач без, җырчы Лилия Муллагалиева белән, юлга чыктык. Омскиның һава юллары портында безне киң елмаеп каршы алган кеше – Омски җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма директоры Марат Сәфәр улы Катыров булып чыкты. Бик игътибарлы, искиткеч оештыру сәләтенә дә ия булган кеше, дигән фикер туды миндә. Бәйге барышында да күренде ул – беркемне игътибарсыз калдырмады, һәркемгә җылы сүзләрен әйтте, бүләкләр тапшырды.

Марат әфәнде безне, әле бәйге башланганчы ял итәргә вакытыгыз бар, дип,
бер ханымның фатирына китерде. Ханым – Фәния Карабаева – аның турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикә, үзенең матур җыештырылган җылы өендә каршы алды ул безне, искиткеч тәмле, милли ризыклар пешергән, өендә татар халкына хас булган чисталык, пөхтәлек. Күптән түгел шәһәрнең “Ак калфак” оешмасында вакытлыча җитәкче вазыйфасында эшли башлавы турында да сөйләде Фәния ханым.Туганнар кебек булдык аның белән. Розалия ханым Сайганова турында да аерым әйтәсем килә. Без аның белән күптән танышлар, әле 2009 нчы елларда Омскига барып йөргәндә Розалия ханымның билгеле, талантлы шәхес икәнен белә идем. Булган чаралар турында матур фикерләр туплап, яктыртып баручы да ул. Журналистлар һәрвакыт беренче урында, Розалия ханым да нәкъ шундыйлардан, дип әйтер идем. Мавличамал ханым Сәгәдиева турында ничек җылы сүзләр әйтмисең, аның белән дә тугызынчы елдан ук танышбыз. Ул оешманың төрле чараларын фотоларга, видеоларга төшереп, архивлар булдырып, саклаучы да дип аңладым. Бу дүрт шәхескә сокландым, бик тә исемдә калды алар.

Гомумән, бәйгедә катнашкан гаиләләргә, алып баручыларга – барсына да сокланып, сөенеп якты хисләр белән кайттык без Лилия ханым белән Омскидан. Искиткеч талантлы, тырыш татар халкы яши анда! Һәрберегезгә сәламәтлек телим, дуслыгыбыз дәвамлы булсын! Тагы да очрашулар язсын, татарлар өчен мондый мөһим чаралар ешрак оештырылып торсын! Үзара дус булып, ярдәмләшеп, аралашып яшик, дусларым!

Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Гайфуллина Миләушә Хафизовна

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*