tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда “Татар кызы – 2021” бәйгесе старт алды
Оренбурда “Татар кызы – 2021” бәйгесе старт алды

Оренбурда “Татар кызы – 2021” бәйгесе старт алды

Төбәк этабының  кастингы шәһәрнең Х.Ямашев исемендәге китапханәсендә узды. “Ак калфак” оешмасы, китапханә, татар театры хезмәткәрләре –  кызларны конкурска әзерләүчеләр. Нәкъ алар туташларны сөйләм телен үстерү, үз-үзләрен сәхнәдә тоту алымнарына өйрәтәчәк.

Оренбур өлкәсендә “Татар кызы” бәйгесе 2017 елдан оештырылып килә. Конкурсның максаты шул ук – татар җанлы кызларны сайлау булса, темалары  ел саен үзгәреп тора.

“Бу юлы ул М.Җәлил иҗатына багышлана”, – дип сөйләде Оренбург  өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары  оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәламова.

Кызлар төрле районнарның татар авылларыннан, Оренбургдан… Күпчелеге талибәләр. Оештыручылар да әлеге бәйге хакында ишетеп кенә белми. Динара Искәндәрова  – тумышы белән Татар Каргалысыннан. Татар кызы – 2017” бәйгесендә финалга чыгучы 12 кызның берсе, “Иң зирәк кыз” номинациясендә җиңүче.

Һәр кыз кабатланмас үзенчәлеккә ия булса,  аларны таныту өчен – бердәм махсус логотиплар эшләгәннәр. Башка кызлардан аермалы буларак, Алсу Янбулатова – Бөтендөнья татар конгрессы оештырган берничә бәйгедә катнашып өлгерде, җиңүләре дә аз түгел. Ул үз көчен беренче тапкыр “Татар кызы”нда 2018 елда сынап карый. Ләкин җиңүгә якынлашкан кыз финалга эләкми. Сәбәбе дә җитди: аңа ул вакытта 16 яшь кенә була.

Нәтиҗәдә, кастингка кызлар шуны аңладылар: татар телен җентекләп өйрәнергә, тәҗрибә тупларга кирәк. Оренбургда  конкурсның йомгаклау өлешендә 10 туташ ярышачак. Халыкара «Татар кызы-2021» бәйгесенең сайлап алу турының җиңүчесе  май  аенда билгеле булырга тиеш.

Фирүзә Әбсәламова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*