tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының әдәби-сәнгать бәйгесе узды
Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының әдәби-сәнгать бәйгесе узды

Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының әдәби-сәнгать бәйгесе узды

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай – милләтебезнең якты кояшы. Кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисе Тукай исеме белән бергә туа.

16 апрельдә “У Тукая” яшүсмерләр клубында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының әдәби-сәнгать бәйгесе узды. Биредә аны 2002 елдан башлап үткәрәләр.

Бәйгедә шигърияткә гашыйк 19 укучы катнашты. Алар шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарып, шигырьләрне сөйләп, халык күңелендә Тукай мәңге сакланачагын расладылар.

Бәйге яшь буенча өч категориядә үтте. Анда 7-10, 11-13, 14-18 яшьлекләр көч сынашты.

Чараның максаты – шигъри әсәрләрне башкару сәнгатен популярлаштыру, катнашучыларның сәнгати, эстетик һәм әхлакый зәвыкларын үстерү, татар халкының милли гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче яшь буынга Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү, ди оештыручылар.

Чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән.

Мортазина, Илсур Садриев, Камилла Курамшина, Миләүшә Сәетова, Камилла Нәбиуллина, Алинә Мусина, Алсу Талипова һәм Алинә Сәйфуллина
лаек булды.

11-13 яшьлекләр арасында беренчелектә – Алсу Фатыйхова, Рамилә Маннанова, Адилә Хәйруллина һәм Алия Талипова, икенче урында – Сөмбел Хафизова. Өченче урын хуҗалары – Алинә Купаева, Исминә Шәрипова.

14-18 яшьлекләр арасында Ильяс Закирҗанов беренче урынга чыкты. Икенче урын Камилла Галимовада, өченче – Эльвина Сипатова.

Шундый милли тәрбияле балалар булганда, милләтебез яшиячәк!

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*