tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта Илдам Шәриповны искә алу кичәсе узды
Екатеринбургта Илдам Шәриповны искә алу кичәсе узды

Екатеринбургта Илдам Шәриповны искә алу кичәсе узды

18 апрель көнне Екатеринбург шәһәрендә Урал татарларының яраткан җырчысы, талантлы шәхес, Уралда татар мәдәниятын үстерүгә, яшь буынны милли-мәдәни рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән Илдам Шәриповны искә алу кичәсе узды. Кичәдә Татарстанның Уралдагы Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һәм Даими вәкил урынбасары Фәвия Сафиуллина катнаштылар. Даими вәкиллек хезмәткәрләре бу кичәне әзерләүдә үзләреннән өлеш керттеләр.

Халыкта Уралмаш мәдәният сарае исемен йөрткән, чынында Свердловск дәүләт өлкә Халыклар иҗаты йортына пандемиядән саклану чаралары күпме мөмкинлек бирсә, шулкадәр күп кеше җыелды. Концертта Илдамның дуслары, сәхнәдәшләре, ул тәрбияләп сәхнәгә бастырган яшь буын җырчылары чыгыш ясады. Һәркем аның турындагы истәлекләр белән бүлеште.

Илдам белән бергә бу кичәдә бик иртә арабыздан киткән Резеда Яруллина, Тәвис Афризонов, Вәҗит Зиннуров һәм башкаларны искә алдылар. Дүрт сәгатькә якын сузылган бу концерт берәүне дә ялыктырмады, киресенчә, бу мәлдә сәхнә һәм зал бер сулышта яшәде кебек.

Кичә башыннан ахырына кадәр татар моңына, татар теленә, татар рухына багышланды.

tatur.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*