tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәгърифәт йолдызлыгы»нда үрнәк татар кызларын ачыкладылар
«Мәгърифәт йолдызлыгы»нда үрнәк татар кызларын ачыкладылар

«Мәгърифәт йолдызлыгы»нда үрнәк татар кызларын ачыкладылар

“Мәгърифәт йолдызлыгы” конференциясендә үрнәк татар кызларын ачыкладылар. Фәнни-гамәли конференциянең һәм “Асылташ” конкурсының ябылу тантанасы Казан шәһәренең кызлар укый торган 4 нче гимназия-интернатында узды.

– Бу бик мөһим чара. Ул гимназия кысасында гына түгел, бөтен татар милләте күләмендә әһәмиятле вакыйга. Чөнки милләтнең киләчәге – хатын-кызлар кулында. Безнең мәгърифәтчелек тарихына күз салсак, хатын-кызларыбызның милләтебезне агартуга, аңа белем бирүдә куйган көчен күреп шаккатасың. Хәтта караңгы чорларда да, абыстайлар кызларны өйләренә җыеп белем бирүдән туктамаган. Без үзебезнең мәгарифне саклап калырга теләсәк, ул аерым кешеләрнең генә эше түгел, бөтен милләтнең эше булырга тиеш, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Конференция татар мәгърифәтчеләренең мирасын популярлаштыру, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, милли мәгариф өлкәсендә 20 гасыр башында хатын-кыз мәгьрифәтчеләренең урынын һәм ролен билгеләү максатыннан үткәрелә.
“Мәгърифәт йолдызлыгы” проекты җитәкчесе Гүзәл Гыймадиева әйтүенчә, 10 ел дәвамында безнең гимназиядә шундый зур проект эшләп килә.

– Гимназиябездә кызлар гына белем алгач, әлеге тема кызыклы һәм аз өйрәнелгән кебек тоелды. Татар мәгарифенең тарихын, татар мәгарифе тарихындагы хатын-кыз роленә тукталдык. Быел юбилей елыбыз, гимназиябездә халыкара дәрәҗәсендә шушындый зур конференцияләр уздырыла. Бу безне бик шатландыра, –диде Гүзәл Гыймадиева.

Темаларга килгәндә, аларның барысы да тирәнтен өйрәнүне, шактый эзләнүне таләп итә торган. Алар арасында “20нче гасыр башында җәдит мәктәпләрендә дөньяви фәннәр укытуда татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре”, “19-20 гасырлар чигендә төбәкнең мәгариф һәм мәдәни-сәяси тормышында татар мәгърифәтче галимнәре”, “19021 гасырларда мәгариф өлкәсендә татар хәйриячеләре (республикабызда, илебездә, чит илләрдә)”, “Татар мәгърифәте учаклары: үткәне һәм бүгенгесе” кебек тарихи темалар күтәрелде. Укытучылар катнашында узган “түгәрәк өстәл”ләр “Җәдит мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм сүзлекләр булдыруда мәгърифәтче татар галимнәренең новаторлыгы”, “Хәзерге уку процессында мәгърифәтче мөгаллимнәрнең мирасын куллану”, “Белем һәм тәрбия бирүдә гендерлы алым куллану: үткәне һәм бүгенгесе” кебек темаларга багышланган иде.

– Чара кунаклар өчен генә түгел, үзебезнең балаларыбызга да безнең мирасыбызны, көчле якларыбызны күрсәтеп, татар исемен горур йөртеп, тагын да данын күтәреп үсеннәр, тырышсыннар өчен оештырылды. Әлбәттә, 20 йөз елның башыннан гына түгел, инде электән үк татар-төрки халкы гыйлемгә тартылган. Без бөек шәхесләребездән калган белемне, гореф-гадәтләрне мирас итеп киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш, – диде 4 нче гимназия-интернат директоры Таһир Гыйззатуллин.

Татар хатын-кызларының дәрәҗәсен үстерү, күпкырлы ролен билгеләү максатында үткәрелгән “Асылташ” конкурсы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Конкурста җиңгән кызларга дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

– Әлеге конкурста катнашуыма бик шатмын. Үз белемнәремне, көчемне сынап карарга булдым. Интеллектуаль конкурста үзем өчен бик күп яңа мәгълүмат тупладым. Гомумән, бәйге минем өчен зур тәҗрибә булды, – диде “Асылташ” конкурсы җиңүчесе Айгөл Хәсәнҗанова.

Ләйсән Сафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*