tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсе татары бию дәресләрендә татар телен кертеп җибәрергә теләвен әйтте
Оренбург өлкәсе татары бию дәресләрендә татар телен кертеп җибәрергә теләвен әйтте

Оренбург өлкәсе татары бию дәресләрендә татар телен кертеп җибәрергә теләвен әйтте

XXXII Татар яшьләре көннәре катнашучысы, Оренбург өлкәсе Әсәкәй районында биюче-педагог Юлия Әбҗәлилова татар теле дәресләрен кертергә ниятли.

«Туган ягыма кайткач, тәрбия эше вакытында татар теле дәресен кертергә уйлыйм. Минемчә, укучыларым татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә башлар. Безнең якта татар теле дәресе укытыла, әмма телне яшь буын белми, ә ата-аналар күбрәк русча сөйләшә. Шулай булгач, тел мохите югала бара», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар яшьләре көннәрендә.

Юлия Әбҗәлилова Татар яшьләре көненә дусты чакыруы буенча килгән. «Сиңа монда ошаячак, барып карыйк», – диде. Ошады гына түгел, мин бу җиргә гашыйк булдым. Монда танышкан кешеләр белән туганлашып беттек. Аерылышкач, күңелемә моңсу булып китте. Таныш-белешләремә дә монда киләсе елга килергә дип, әйтеп куйдым», – диде ул.

«Мондагы катнашучылар бер-берсенә ярдәм итәргә әзер, барысы да бердәм. Иң истә калган остаханәләрнең берсе – актерлык осталыгы. Татар халкы тарихы һәм татар теле лекцияләрен бик ошаттым. Татар телендә сөйләшә алам, ләкин әдәби телне белмим. Укытучыбыз Николай Максимовка рәхмәтлебез. Ул теория генә биреп калмый, практикага да басым ясый. Син җавап бирмичә яныңнан китми», – диде катнашучы.

Юлия Әбҗәлилова киләсе елда үз белеме, тәҗрибәсе белән уртаклашырга теләвен әйтте. «Уңай эмоцияләр генә кичерәм. Син үзеңне гаиләңдә кебек хис итәсең», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*