tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшереләчәк
Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшереләчәк

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшереләчәк

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре нигезендә фильм төшереләчәге турында сүз бара.

«Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильмның Россия мәдәният министрлыгы аша финансланачагы турында карар бар. Без бу әсәрне Камал театрындагы спектакль аша белә идек. Ни кызганыч, хәзер ул репертуарда юк. Димәк, алга таба без аны фильм буларак карый алачакбыз», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова Казан кинофестиваленә багышланган брифингта.

Россия мәдәният министрлыгында авторлык һәм эксперименталь фильм проектларын яклау турында мәгълүматта проект бюджетының 78,7 млн сум булуы әйтелгән. Россия министрлыгыннан 55 млн соралган. Картинага Татарстан тарафыннан да ярдәм күрсәтеләсе билгеләп үтелгән.

«Татар-информ» хәбәрчесендә булган мәгълүмат буенча, фильм төшерү өчен 50 миллион сумнан артык федераль акча алынырга мөмкин.

Фильмның сценаристы һәм режиссеры – Сергей Ольденбург-Свинцов.

  • «Телсез күке» спектакле 2004-2012 елларда Камал театры репертуарында барды. Әсәр «Яңа татар пьесасы» лауреаты. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Төп рольләрен Рамил Төхфәтуллин белән Олег Фазылҗановлар башкара.
  • «Телсез күке» спектаклен чыгарган иҗат төркеме (Зөлфәт Хәким, Сергей Скоморохов, Рим Хәсәнов, Рамил Төхфәтуллин) Тукай премиясенә лаек булган иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*