tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар Казанда тәҗрибә туплый
Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар Казанда тәҗрибә туплый

Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар Казанда тәҗрибә туплый

Казанга герой-шагыйребез Муса Җәлилнең туган ягы Оренбургтан милләттәшләребез килде. Бүген аларны Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Премьер- министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кабул итте. Ул кунакларны конгресста оештырылучы чаралар белән таныштыра. Шуларның берсе “Җәлил укулары”. Ул быел зурлап, яңа формада үткәрелә. Бу әле башлангыч этап кына, ди Васил Шәйхразиев. Киләсе елларда Муса Җәлилнең якташлары-милләттәшләребезне дә әлеге чарага кушылырга өндәде.

Милли Шура рәисе кунакларны хәзерге вакытта республикада эшләнүче Татар халкының үсеш стратегиясе белән дә таныштырды. ТААСРның 100 елллыгына әзерлек барышы хакында да сөйли.

-Бу 2019 нчы елда безнең алда торган төп бурычлар. Аларны ничек  тормышка ашырырга? Сез дә кушылып үз тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз, ди Васил Шәйхразиев.

Оренбург өлкәсеннән килгән делегация Казанда ике көн булачак. Иртәгә аларны кабат конгресста көтәләр. Биредә яшьләр эшләре ничек оештырылуы, конгресс сайтының эше, “Халкым минем” газетасының ничек чыгарылуы белән танышачаклар. Шулай ук Казан буенча экскурсия, кич белән Г. Камал театрында спектакль карау планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*