tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Юрий Гагаринны ниләр белән сыйлаганнар?
Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында  Юрий Гагаринны ниләр белән сыйлаганнар?

Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Юрий Гагаринны ниләр белән сыйлаганнар?

Оренбурлылар өчен Юрий Алексеевич Гагарин шәхесе аерым статуска ия. Оренбург  җирендә ул курсант погоннарында йөри, бу җирлекнең  күгендә аның канатлары биеклеккә күтәрелә, монда планетаның беренче космонавты гаилә кора һәм шунда ук очыштан соң да килергә ярата.

Юрий һәм Валентина Гагариннарның Музей-фатиры 20 ел элек 12 апрельдә Оренбург шәһәре, Чичерин урамы, 35 нче йорт адресы буенча ачылса, музей-фатир үз ишекләрен төзекләндерүдән соң, янәдән 2021 елның 12 апрелендә  ачты. Бу юлы Оренбург тарихы музее Гагариннар гаиләсенең архив документы күчермәсе белән тулыланды. Юрий Гагарин һәм Валентина Горячеваның никахларын теркәү турындагы акт язмасының күчермәсе табылды.

1957 елда Юрий  Гагарин  Оренбург (ул вакытта Чкалов) югары хәрби авиация училищесын тәмамлый. Укыганда ук Оренбур кызы Валентина Горячевага өйләнеп гаилә коралар.

12 апрель көнне – тагын бер яңалык.Оренбургта Гагариннар гаиләсе яшәгән музей-фатир ачылды. Галәм киңлегенә юл салган беренче кеше Юрий Гагаринны  Татар Каргалысында да каршы алалар.

Юрий Гагаринның табигатьне яратуын белеп, оренбурлылар аны һәр килүендә дә  ял итәргә урман-елга буйларына алып чыкканнар. Шундый урыннарның берсе – Татар Каргалысы колхозчыларының ял йорты була. Анда кымыз ясыйлар. Ул 60 нчы еллар ахырында Советлар Союзы курортлары картасына да керә. Бүгенге көндә ял йорты сакланмаган.

Аның хакында истәлек булып фотосурәт кенә калган. Юрий Гагаринның әлеге сирәк фотосын төбәкне өйрәнүче Рәшит Искәндәровның Татар Каргалысы турындагы ике китабында күрергә мөмкин. Фотоның төп нөсхәсе шушы авылда гомер итүче Мөхәммәдъяровлар һәм Уразовлар гаиләсендә саклана. Галия Уразова- әтисе Мәхмүт  Мөхәммәдъяровның хәтирәләрен искә төшерә. Мәхмүт  Мөхәммәдъяров – ул вакытта колхозның парторгы, Гагаринны каршы алучыларның берсе булган.

“Юрий Гагаринның кымыз ясый торган ял йортына килүен сер итеп саклыйлар. Әгәр дә халык бу хакта белсә, барлык авылда яшәүчеләр дә  җыелып килгән булыр иде. Нәкъ менә шушы ял йортында беренче космонавтны кымыз белән сыйлыйлар…”, – дип сөйләде Галия Уразова.

Кымыз ясаучыларны, ял йортын, анда Гагаринның булганын авыл халкы хәзер дә горурланып искә ала. Инде ял йорты сакланмаса да, авылда кымызны үз йортларында ясаучылар бар.

Оренбург – Россиядә космонавтиканың төп юбилей тантаналары узачак өч төбәк арасында. Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан, бәйрәм чаралары алга таба да дәвам итәчәк. Беренче космонавт белән бергә югары хәрби авиация училищесын тәмамлаучылар арасында татар егетләре дә була. Тарих хәтерле булсын.

Фирүзә Әбсәламова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*