tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургда өлкә музейлары, музей почмаклары интернет-конкурсын үткәрделәр
Оренбургда өлкә музейлары, музей почмаклары интернет-конкурсын үткәрделәр

Оренбургда өлкә музейлары, музей почмаклары интернет-конкурсын үткәрделәр

Музейлар – үткән чорларның тарихи хәтерен һәм мирасын ышанычлы саклаучылар, безнең тормышта зур әһәмияткә ия, белем һәм кызыклы мәгълүмат хәзинәсе булып торалар.  Аларда күптән яшәгән кешеләрнең тормышы чагыла.

Оренбур өлкәсенең «Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы (рәисе А.Р. Искәндәров), ОТНКА (Оренбур татар милли-мәдәни автономиясе, җитәкчесе И.Я. Дәүләтов) белән берлектә 2023 елда татар халкының тарихына һәм тормышына багышланган Беренче өлкә музейлары, музей почмаклары интернет-конкурсын үткәрде.

Положениедә язылган максатлардан һәм бурычлардан тыш, без өлкәнең татар халкы тарихы һәм аның күренекле эшлеклеләре турында материал туплаган һәм саклаган барлык музейлары турында мәгълүмат алырга теләдек.

Нигезләмәгә ярашлы, конкурста катнашучы һәркем музей эше турында проект эше һәм видеоматериал тәкъдим итте.

Конкурс эшләрен анализлау күрсәткәнчә, Оренбур өлкәсендә музейларның 83% нигездә мәктәпләр янында оештырылган һәм авыл тарихы буенча мәктәп туган якны өйрәнү музейлары булып тора. Шулай ук катнашучылар арасында төрле музейлар бар: тематик һәм шәхси музейлар, халык музее һәм музей почмаклары.

Барлык эшләр дә конкурс нигезләмәсе таләпләренә туры китереп рәсмиләштерелгән. Авыл тарихы буенча барлык музейларда диярлек бай материал тупланган.

Жюри аеруча яхшы эшләнгән эшләрен билгеләп үтә:

Әсәкәй районы Иске Мөэмин урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Истоки» мәктәп музеенда төп һәм ярдәмче фондның күп экспонатлары җыелган, аларның тулы характеристикасы бирелгән, музей эшенең нәтиҗәлелеге, конкурсларда катнашу яхшы күрсәтелгән. «Җиңү полотносы» һәм «Сабантуй» проект эшләре турында бик яхшы материал бирелгән.

Сакмар районының Татар Каргалысы урта гомуми белем бирү мәктәбе музее авыл халкы, мәчетләр һәм руханилар турында бай материал туплаган, мәктәптә татар йорты почмагы булдырылган, мәктәп тарихы буенча мәгълүмат стендлары ясалган.  Жюри музей эшенең төгәл төзелгән структурасын билгели. Музей тарафыннан иң яхшы видео материал тәкъдим ителде.

Саракташ районының «Биктимер башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы» «Татар йорты» тематик музее оештырылган. Эштә музейга тулы характеристика бирелә, аналитик характердагы бай фактологик материал тәкъдим ителә. Музейда шулай ук экспонатларны исәпкә алу, карточкаларны тутыру буенча зур эш алып барыла, анда һәр музей экспонаты тасвирлана һәм аның турында төп мәгълүматлар теркәлә.

Әсәкәй авылы МБУК “Халык музее” авыл тарихында тукымачылык һәм Бөек Ватан сугышында һәм Әфган сугышында катнашу темаларын тулысынча яктырта. Кайбер экспонатлар турында легендалар кызыклы итеп тасвирлана (сәгатьләр, сөлгеләр һ.б.). Музей кысаларында бик күп чаралар үткәрелә: экскурсияләр, очрашулар, музей сәгатьләре, батырлык дәресләре, хәтер көннәре һәм бәйрәмнәр. Район мәдәният йорты, “Чишмә” халык фольклор ансамбле, “Ялан” халык бию ансамбле тарихы җентекләп тасвирлана.

Новосергеевка авылыннан Сәитов Фазулла Фәйзулла улының шәхси музеенда 1000 нән артык экспонат исәпләнә: көнкүреш әйберләре, акча билгеләре, фотолар, төрле чорлардагы кораллар, хатын-кызлар бизәнү әйберләре, бүләкләр (Георгий тәреләре, орденнар һәм медальләр). Раритет әйберләр дә бар: «Җирлек иминият агентлыгы» дип язылган көмеш элмә такта, чын сургутлы мөһер, Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы газеталар, Александр III нең исемле герләре һ.б. Ул бу экспонатларны 30 елга якын җыя, барлык теләүчеләр өчен бушлай экскурсияләр үткәрә.

Жюри җиңүчеләрне билгеләде:

  • «Авыл тарихының иң яхшы туган якны өйрәнү музее» номинациясендә өлкә музейлар конкурсында җиңүчеләр – Әсәкәй халык музее һәм Сакмар районының Татар Каргалысы урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган якны өйрәнү музее (эш авторлары: Мөхәммәтҗанова Наҗия Максут кызы, Рамазанова Илмира Илшат кызы һәм Ядгарова Мөнирә Рәфгать кызы, Ибраһимова Рәмзия Җәүдәт кызы, Вәлиева Фәйруза Абдрашит кызы);
  • «Иң яхшы тематик музей» номинациясендә өлкә музейлар конкурсында җиңүче – Сарыкташ районының «Биктимер башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы» «Татар йорты» музее (җитәкчесе Идиятуллина Руфина Мидхәт кызы);
  • «Иң яхшы шәхси туган якны өйрәнү музее» номинациясендә өлкә музейлар конкурсында җиңүче – Новосергеевски районы Новосергеевка авылыннан Сәитов Фазулла Фәйзулла улының шәхси туган якны өйрәнү музее.

Иң яхшы эш дип Әсәкәй районы Иске Мөэмин урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп музее эше танылды.

  • «Авыл тарихының иң яхшы туган якны өйрәнү музее» номинациясендә өлкә музейлар конкурсы лауреаты – Әсәкәй районы Иске Мөэмин мәктәбенең туган якны өйрәнү музее (җитәкчесе Хәйруллина Динә Мөхәммәт кызы);

Җиңүче музейларның эш авторлары дипломнар белән бүләкләнде, конкурста катнашучыларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Жюри әгъзалары:

– Әминов Рөстәм Равилевич – тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исм. тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре (Казан шәһәре);

– Абдулхаликова Әлфия Гайсовна – педагогика фәннәре кандидаты, Оренбур өлкәсенең хезмәт ветераны;

– Искәндәров Әнвәр Рәшит улы – өлкә татар крайны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, Рус географик җәмгыяте әгъзасы;

– Омарова Альмира Шигаповна – РФ мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре, Оренбур өлкәсе губернатор премиясе лауреаты, РФ Хезмәт ветераны, Сарыкташ районы Черноотрожский авыл советының мактаулы гражданины;

– Абдулменева Хәзирә Гыйззәт кызы – педагог-теолог, туган якны өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе;

– Шәрәфетдинова Василә Хәлим кызы – Х.Ямашев исемендәге өлкә китапханәсенең әйдәп баручы хезмәткәре. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре;

– Гайсаров Фәннур Шәрифулла улы – “Яңа Вакыт” өлкә газетасының баш мөхәррире.

Альмира Омарова.

Сарыкташ районы.

“Яңа вакыт” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*