tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылында Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Барда авылында Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Барда авылында Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде.

Иң беренчеләрдән булып, Милли Шура рәисе Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге һәйкәл район хакимияте бинасы янында Барданың үзәк мәйданында куелган.

Барда муниципаль районының Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бюстын ачу тантанасы 2013 елның 28 июнендә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты
Р. Н.Миңнеханов катнашында узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйрен йөртүче сквер да барлыкка килде, ул Былтыр һәм Шүрәле скульптуралары белән баетылган. Ә 2016 елның октябрендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, биредә «Су анасы» композициясен ачу тантанасы булды. Габдулла Тукайның язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки аның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәкъ менә биредә туган һәм үскән.

Эш сәфәре “Таң” газетасы редакциясендә дәвам итте. Милла Шура рәисе редакция эшчәнлеге белән танышты. Кунакларга нәшриятның яшәеше хакында баш мөхәррир Индира Хаҗиева сөйләде. Газета 1931 елның 15 августыннан чыга. Атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә татар телендә нәшер ителә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*