tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурның Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Изге Рамазан ае» бәйгесенә йомгак ясалды
Оренбурның Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Изге Рамазан ае» бәйгесенә йомгак ясалды

Оренбурның Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Изге Рамазан ае» бәйгесенә йомгак ясалды

1 июнь – Балачак көнендә Оренбур шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Изге Рамазан ае» онлайн-конкурсына йомгак ясау һәм бүләкләр тапшыру тантанасы узды.

Конкурс алты номинация буенча өч яшь төркеме буенча узды: 3тән 7 яшькә кадәр, 8дән 12 яшькә кадәр һәм 13тән 15 яшькә кадәр. Конкурста бөтен өлкәдән, төрле милләттән – татарлар, башкортлар, руслар, казахлардан 48 бала катнашты. Алар, нигездә, мәчетләрдә Ислам нигезләре буенча якшәмбе мәктәпләрендә, түгәрәкләрдә өйрәнүчеләр.

– Узган ел бәйге шулай ук коронавирус чикләүләре аркасында дистанцион рәвештә уздырылды. Балалар үз эшләрен: видео, фотографияләр, эшләнмәләрен мөфтиятнең электрон почтасына җибәрделәр. Пандемиягә кадәр балаларны җыйный идек һәм алар комиссия каршында чыгыш ясадылар, – дип сөйләде “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллиме Денис хәзрәт Семенов.

Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов балаларны изге Рамазан ае уңаеннан үткәрелгән конкурста катнашканнары өчен, шулай ук ата-аналарга һәм укытучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Бу конкурста кемнәр катнашты – инде алар җиңүчеләр арасында. Без мәчетләр имамнары белән бергә сезнең эшләрне карадык, анализладык, 1,2,3 урыннарны билгеләдек һәм бүләкләр, шулай ук конвертларда акчалата бүләкләр әзерләдек», – диде.

Вәгазендә хәзрәт балаларны үз тормышларын һәм якыннарының тормышын сакларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ата-аналарын яратырга чакырды. «Мәхәббәт – ул тыңлаучанлык, ата-ананы бер тапкыр әйтүдә тыңларга. Табигатьне сакларга, барлык тирә-юньдәгеләрне яратырга.  Башка балалар өчен үрнәк булырга һәм үз-үзеңә теләгәнне теләргә кирәк», – дип, киңәшләрен бирде Әлфит хәзрәт.

Мөфти җиңүчегә чыккан һәр баланың кулын кысып, «ничек укыйсың, әти-әниеңне, укытучыларыңны тыңлыйсыңмы?» дигән сораулар биреп бүләкләр, китаплар тапшырды. Соңыннан балалаларны мәдрәсә ашханәсендә хуш исле пылау, җиләк-җимеш, татлы ризыклар белән сыйладылар.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге “Оренбуржье мөселманнары” газетасында басылып чыкты (dumoo.ru). Без исә, беренче урыннарны яулаучыларны гына атап узабыз:

«Иң яхшы Коръән уку» номинациясе (таҗвид): Адыев Айдар, 11 яшь, Оренбур шәһәре.

«Изге Коръән сүрәләрен яттан иң яхшы уку» номинациясе: Мөхәммәдий, 7 яшь һәм Мөхәммәт Салих, 10 яшь, Ясный шәһәре; Комилова Мәхфиратхан, 13 яшь, Оренбур шәһәре.

«Азан һәм икамәтне яттан иң яхшы уку» номинациясе: Махкамов Абдулла, 5 яшь, Куандык районы Мөхәммәдьяр авылы; Гаджиев Рәшит, 12 яшь, Александровка районы Яфар авылы; Әхмәдов Әмирхан, 13 яшь, Бозаулык шәһәре.

«Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Рамазан турында хадисләрен сәнгати яттан уку» номинациясе: Сәгъдиева Сафия, 5 яшь, Оренбур шәһәре; Адыев Аяз, 9 яшь, Оренбур шәһәре; Петрова Диана, 13 яшь, Экспериментальный бистәсе.

«Изге Рамазан ае турында шигырь (инша, эссе) һәм үз кулың белән тематик эшләнмәләр ясау» номинациясе: Богатов Богдан, 6 яшь, Оренбур шәһәре; Гизатуллина Самира, 9 яшь, Оренбур шәһәре; Комилова Мәхфиратхан, 13 яшь, Оренбур шәһәре.

«Мин хәтерлим, мин горурланам» номинация – проекты (үзенең Бөек Ватан сугышында катнашучысы турында фотопрезентация белән сөйләве): Ваһапов Камил, 5 яшь, Оренбур шәһәре; Кусакбаев Мәгъзүм, 9 яшь һәм Петрова Диана, 13 яшь, Экспериментальный бистәсе.

Фәннур Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*