tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оят түгелме?
Оят түгелме?

Оят түгелме?

Бу авылның исемен әйтмим, оялам, әмма күзләрем белән күргән турында
язмыйча да булмый. Колхозлар гөрләп торган чагында салынган мәдәният
йорты каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә
һәйкәл куелган, исемнәре дә язылган. Тик һәйкәл җимерек хәлдә, аңлашыла,
акча юк диячәкләр. Тик бит аның янын чиста-пөхтә итеп тотарга буладыр ич!

Һәйкәл янында искереп беткән ясалма чәчәкләр аунап яту да бер дә матур
түгел. Мондый чәчәкләр башка милләт зиратына гына куела, ник анда чәчәк
утыртып үстермәскә ди? Утырт син хуш исле роза гөле, җәннәт исләре килеп
торсын, таш сын булса да, анда бит Бөек Җиңү солдатлары исемнәре уелган!
Ян бакча икәү. Икенчесе дә шул хәлдә. Андагы стелла да җимерек рәвештә.
Минемчә, Җиңү һәйкәлләрен бу хәлдә тотканчы аларны сүтеп алу
хәерлерәктер. Ул таш сыннарны яңарту мөмкин түгел, бүген сугышта һәлак
булган авылдашлар исемнәрен таш диварга язып кую заманчарак булыр. Моңа
мисал булып Иске Пенәгәр авылы тора.

Ян бакчалар үзләре дә ташландык хәлдә. Газонда аракы шешәләре аунап ята,
башка чүп тә бар. Клуб янын кем җыештырырга тиеш? Ник моны авылда беркем
дә күрми?

Һәм тагын бер нәрсә турында әйтми булмый. Мәдәният йорты нигезеннән клен
агачлары үсеп утыра. Бу берничә елдан нигез какшый башлый дигән сүз.
Түбән Шөннең менә дигән ике катлы мәдәният йорты да шулай җимерелә
башлады. Башта түбәсеннән яңгыр үтә башлады. Аны караучы булмады,
тора-бара шул кечкенә генә тишек бар клубны җимерде. Монда да шуны
көтәләрме?

Авылда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек эшләре башлаганнардыр инде. Әллә
нинди чаралар үткәрергә була, җырлар җырларга, әмма һәйкәл яны чүплек
һәм ул җимерек икән, аннан ни мәгънә? Ватан иреге өчен җан фида
кылганнар алдында оят түгелме?

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы
Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*