tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе Диния нәзарәте хатын-кызлар өчен ислам курсларын башлап җибәрә
Пенза өлкәсе Диния нәзарәте хатын-кызлар өчен ислам курсларын башлап җибәрә

Пенза өлкәсе Диния нәзарәте хатын-кызлар өчен ислам курсларын башлап җибәрә

Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәре мәчетендә төбәк Диния нәзарәте кабаттан хатын-кызлар өчен ял көне курсларын оештыра.

Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, курсларны Нурия ханым Садыкова алып бара.

Тиздән ирләр өчен дә дәресләр башланып китәчәк. Мәчет ишекләре теләгән һәркем өчен ачык. Дәресләр ял көннәрендә үткәрелә. Уку вакыты тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнәчәк.

Әле күптән түгел генә җәйге лагерьның ике атналык сменасында балалар һәр мөселман кешесе өчен кирәк булган ислам нигезләре буенча белем алды.

Мәчет яны курсларындагы уку Пенза өлкәсе Диния нәзарәте мөфтие Әбубәкер хәзрәт Юнкин тарафыннан расланган программа нигезендә башкарыла. Төп дини белемнәрне төбәк Диния нәзарәте хезмәткәрләре Илдар Нигъмәтуллин, Рәсим Әюпов һәм башкалар бирәчәк, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*