tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды
Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды

Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды

Бүген Горький һәм Шаляпин музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Вернисажда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге вәкилләре, сәнгать әһелләре катнашты. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та бар иде. “Мөдәрис Мөхетдин улы – татар дөньясында бик билгеле шәхес. Аның һәр рәсемендә татар мотивлары чагыла. Рәссам татар халкына булган бөтен мәхәббәтен үз иҗатында күрсәтә”, – диде ул.  Биредә сәнгать эшлеклесенә Бөтендөнья татар конгрессының татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү эшендә фидакарь хезмәте өчен медаль дә тапшырылды.

Күргәзмәгә килгән кунаклар, рәссамның дуслары аны үз эшенең остасы, татар халкының асыл улы буларак бәяләделәр. Тарих фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров: “Мөдәрис – татарның бөтен яшәяшен тулысы белән күрсәтә алган кеше. Син – чын мәгънәсендә татарның асыл егете. Бу сүзләрне без күргән картиналар раслый”, диде.

Искәртеп узабыз, күргәзмә бер ай дәвамында, 2021 елның 12 сентябренә кадәр эшләячәк.

Адрес: Казан шәһәре, Горький ур., 10.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 233-59-73.

Мөдәрис Минһаҗевның сәнгать дөньясына рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*