tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез “Мирас” дип исемләнгән бәйге оештырды
Пенза өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез “Мирас” дип исемләнгән бәйге оештырды

Пенза өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез “Мирас” дип исемләнгән бәйге оештырды

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Пенза өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез “Мирас” дип исемләнгән бәйге оештырды. Бу көннәрдә конкурска йомгак ясалды.

100дән артык мәктәп укучысы агач эшкәртү, кулъяулык чигү, аппликацияләр ясау, курчакларга милли киемнәр тегү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар арасында 3 яшьлек Җәмилә исемле кызчык та бар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Татар кызчыгы. Татар малае” бәйгесендә көтә.

Эльмира Васильева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*