tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» ачылды
Санкт-Петербургта Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» ачылды

Санкт-Петербургта Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» ачылды

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» дип исемләнгән очрашу узган. Кичә 18нче укчы Мгин Кызыл байраклы дивизиясе командиры генерал-майор Минзакир Әбсәләмовка багышланган.

Очрашуда генерал-майор Минзакир Әбсәләмовның сугышчан батырлыкларын һәм 18 нче укчы дивизиянең 1944 елның 26 гыйнварында Тосно бистәсен немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә керткән өлешен искә алынды, дип яза Татарстан Республикасының Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиллеге сайты.

  • Әбсәләмов Минзакир Габдрахман улы Татарстанның Саба районында туып үскән. Совет хәрби җитәкчесе, генерал-майор, хәрби фәннәр докторы, доцент. Үзенең күренекле хезмәтләре һәм сугышчан батырлыклары өчен Минзакир Әбсәләмлов Ленин орден һәм тагын дүрт орден: I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Кутузов ордены, Азәрбайҗан СССРның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*