tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча сәфәрләрен дәвам итә
Васил Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча сәфәрләрен дәвам итә

Васил Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча сәфәрләрен дәвам итә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча сәфәрләрен дәвам итә.

Иртәгә, 26 гыйнварда ТР Вице-премьеры Мәскәү шәһәрендә берничә эшлекле киңәшмә уздырачак, шул исәптән Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Мария Нагорная, шулай ук дин әһелләре белән очрашу каралган.

27 гыйнвар көнне Милли Шура рәисе Орехово-Зуево шәһәренә барачак. Биредә Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән җыелыш узачак. Программа Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2021 елдагы эшенә йомгак ясау һәм 2022 елга эш планы һәм бурычлары белән таныштыруны үз эченә ала. Чара шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*