tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза пәрәмәчләре
Пенза пәрәмәчләре

Пенза пәрәмәчләре

10 февральдә Пензадагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы пәрәмәч пешерү буенча мастер-класс үткәрде.

Милли киемнәрдән килгән ханымнар “Седьмое небо” ресторанында татар милли аш-су серләрен өйрәнделәр. Пенза “Ак калфак”лылары җитәкчесе Эльмира Васильева чараны татарча шигырь белән башлап җибәрде һәм  Белинский районы Кыти иле (Кутеевка) авылындагы “Алтын куллар” кооперативы рәисе Фирдәвес Тумеркина белән таныштырды.

Фирдәвес ханым мастер-классны пәрәмәч пешерү серләренә багышлады. Пәрәмәч – борынгы татар ашы, тамырлары мәҗүсилек вакытына барып тоташа. Бабаларыбыз фикеренчә, пәрәмәч кояш символы булып тора. Пенза якларында пәрәмәчне табада кыздырып пешерәләр, тагын башка нечкәлекләре дә бар. Боларның барысын да ханымнар игътибарлап тыңладылар.

Бу юлы башка милли ризыклар белән танышу мөмкинлеге дә булды. Кадирия Акбулатова алма тутырылган каз белән сыйлады, ә Эльмира Васильева “Сөембикә вуале”исемле торт белән шаккатырды.

Губернатор капелласы җырчысы Гөлсинә Рафекова җырлап ханымнарны дәртләндереп торды, бергә кушылып җырлагач, тагын да күңеллерәк була икән!

Ахырда бергә күмәкләшеп кайнар пәрәмәчләр, башка тәм-том белән чәй эчү ямь өстенә ямь өстәде. Бар кешенеж къжеле булды.

Бессоново районы Полеологово авылыннан Равилә Акжигитова үзе үткәрәчәк киләсе мастер класска чакырды. Ул курчакларны милли киемнәргә киендерә икән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*