tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды
Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды

Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды

Бүген, 13 февраль  көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын уздырды. Әлеге чарада Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән делегатлар катнашты.

Җыелган төбәк тарихын өйрәнүчеләр беренче эш итеп “Казанның 1000 еллыгы” музее белән таныштылар,  шулай ук алар Татарстан районнары һәм авыллары тарихына багышланган китап күргәзмәсен дә карадылар. Җыенның пленар утырышында делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров сәламләде. Пленар утырышта тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры  Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының бүлек мөдире Лариса Айнетдинова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшен татарлары һәм ногайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы нумизматикасы белгече Олег Степанов,  шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, төбәк тарихын өйрәнүче Гарифҗан Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы, Россия Ислам институтының гуманитар фәннәр кафедрасы профессоры Фәйзелхак Ислаев, “Связьинвестнефтехим” ачык акционерлар җәмгыятенең  директорлар советы рәисе киңәшчесе Кафил Әмиров, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, төбәк тарихын өйрәнүче Нурулла Гариф, Мамадыш районы Үсәли урта белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы  Лидия Константинова, тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән татар Майнасы авылы мәктәп директоры Рәфыйк Насыйров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәткәре  Николай Петров-Текин чыгыш ясадылар.

Докладлар тәмам булгач Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр” медале белән филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗановны бүләкләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Апас районы энциклопедиясе авторы Азат Сункишев, Бөтендөнья татар конгрессының Яңа Чишмә районы җирле бүлекчәсенең бюро әгъзасы, районның “Бөреләр” әдәби түгәрәк җитәкчесе, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее  директоры Мидхәт Газыймов,  тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының Спас район бүлеге җитәкчесе, Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин, Әгерҗе районы Иж-Бубый авыл музее директоры,  “Бубыйлар мирасы” оешмасы директоры Рәиф Гәрәев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ШиһабетдинМәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Геннадий Макаров, Кукмара районы туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Пленар утырышның йомгаклау өлеше итеп делегатлар һәм президиум әгъзалары Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенының резолюция проектын кабул иттеләр, Совет әгъзәларын сайладылар.

Җыенның пленар утырышы тәмамлангач Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенының Совет утырышы узды. Советның рәисе, рәис урынбасары сайланды һәм шулай ук бюро составы билгеләнде. Якын арада резолюция проекты һәм Совет идарәсе буенча мәгълүматлар безнең рәсми сайтыбызда урнаштырылачак.

Җыен “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин ур., 86) узды.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*