tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза шәһәрендә Ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган халыкара симпозиум узды
Пенза шәһәрендә Ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган халыкара симпозиум узды

Пенза шәһәрендә Ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган халыкара симпозиум узды

Пенза шәһәрендә Ислам дине кабул итугә 1100 ел тулуга багышланган халыкара симпозиум узды.

«Тарихи алшартлар һәм татарларның ислам цивилизациясенә керуенең төп этаплары» дип аталган әлеге чарада Россия тобәкләренннән, Казахстаннан галимнәр катнашты. Россия мөселманнарының Диния назарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белдергэнчә, мондый чаралар ел азагына чаклы илебезнең татарлар күпләп яши торган һәр тобәгендә дә узачак. Чөнки ислам Россиядәге топ диннәрнең берсе һәм аның күп гасырлык дөрес тарихы турында без яшь буынга тапшырырга тиешбез.

Зур юбилейга багышлап диния Назарәте ислам тарихы буенча бай кына китаплар бастырып чыгарган. Алар бугенге чара башланыр алдыннан килгән кунакларга тәкьдим ителде. Бугенге чарага килучеләр өчен Пенза олкәсе авылларына һәм гомумән тобәк тарихына багышланган китаплардан торган экспозиция дэ эшләде.«Ак калфак» оешмасы да кул эшләреннән кызыклы гына кургәзмә оештырган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*