tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сайра син, тургай!
Сайра син, тургай!

Сайра син, тургай!

14 мартта М. Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры сәхнәсендә шәhәр татар милли-мәдәни мохтәрияте “Туган тел” каршында оешкан “Тургай”  халык фольклор ансамбленең хисап концерты узды.

Тамашачылар да бик күп булды, кичәбез дә бик уңышлы узды дисәк, дөрес булыр, чөнки тамашачылар концертыбызны мактап, бик канәгатъ булып таралдылар. Безнең өчен ул зур уңыш. Ә инде шәhәр мохтәрияте рәистәшләре Маннанов Рөстәм  hәм Шәрипов Таhир ансамбльгә ноутбук бүләк иткәч, башларыбыз күккә тигән кебек булды. 1 ел буе җафаландык компьютерсыз.  Шулай “Тургай” ансамбле барлыгын истә тотып, аның да мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсен иде җәмәгатьчелек.

Кичә барышында тамашачылар, бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, җырчыларыбызны чәчәкләр бәйләмнәре белән бүләкләделәр. Алар арасында “Орбита” мәдәният йорты директоры Андрей Вячеславович Беспоместный, җитәкчегә чәчәк бәйләме тапшырды. Форсаттан файдаланып, театрыбызның баш режиссеры Рөстәм Абдрашитовичка, театрның директоры Ринат Маликовичка концерт үткәрү өчен уңай шартлар тудыруларына, безнең өчен йөгереп йөргән театр хезмәткәрләренә зур рәхмәтләремне юллыйм. Камил кызы Оксананың биюче шәкертләренә, “Тургай” коллективыма, бигрәк тә гармунчыларыбызга, ике сәгатькә якын кулларыннан баяннарын төшермичә кичәбезне алып бардылар, аларга мин зур рәхмәтләремне юллыйм. Безнең ансамбльнең үзенчәлеге шул: ир-егетләребез катнаша, алар ансамбльгә ямь өстенә ямь өстиләр. Халкыбызның күңел кылларын тибрәтүче берсеннән-берсе моңлы җырчыларыбыз, матур гәүдәле яшь биюче егетебез ни тора…

Инде хисапка тукталсак, ике ел дәвамында ковид чире вакытында без эшебезне бер дә туктатмадык, 2020 елның мартында ансамбльнең 25 еллыгын үткәреп өлгердек, аннан чыгышлар тыелды. Рөхсәт булганда Җиңү бәйрәменә дә, милли авылда уздырылган чараларга да катнаштык. Калган вакытта, читтән торып, эшебезне туктатмый, интернет аша дәвам иттек. М.Җәлил, Г.Тукай көннәренә багышлап, татар халык гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында интернет аша эшләребезне күрсәттек. “Орбита” мәдәният йортының чараларына даими катнашып киләбез. Мәскәүдә, Питерда, Магнитогорскида hәм Сочи шәhәрләрендә узган Халыкара онлайн конкурс-фестивальләргә катнашып 1, 2, 3 дәрәҗәле лауреат исемнәрен яуладык. Ул безнең өчен зур уңыш! Быел февраль азагында “Обильный край благословенный“ шәhәр фестиваленә, ә 13 нче мартта өлкә фестивале узды, шунда да катнаштык. Шушы айда Халык мәдәни мирасы елы кысаларында узачак өлкә иҗат конкурсына катнашырга тиешбез. 25 мартта “Армада” сәүдә комплексына, 28 мартта Самородовага Нәүрүз бәйрәменә чакырдылар.

Эшебез күп, мораль hәм матди яктан таяныч кирәк. Без бит шәhәр иҗтимагый үзәге каршында оешкан, халкыбызның мәдәни мирасын саклап калуда зур эшләр алып баручы бердәнбер коллектив. 7 ел элек өлкә Закончыгару җыены депутаты Сәлим Бохшоевич Чолаян 20 еллык юбилеебезгә костюмнар тектерергә ярдәм итте. Безнең өчен зур ярдәм булды ул. Шуннан бирле бер яктан да ярдәм дә, игътибар да булмады дип әйтсәм, ялгыш булмас.

Шөгыльләнә торган урыныбыз да уңайсыз йөрергә, ул Бёрды бистәсендә. Шуңа күрә дә яшьләрне тартуы бик кыен бу эшкә. Халкыбызның мәдәни мирасын саклап, буыннардан буыннарга тапшыру өчен яшь дәвамчылар кирәк. 27 ел буена зур эшләр алып барган коллективның киләчәге булыр дип ышанасы килә.

”Тургай” татар халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Сания Хәмитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*