tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда Региональ “Татар кызы” бәйгесе узды
Пермь краенда Региональ “Татар кызы” бәйгесе узды

Пермь краенда Региональ “Татар кызы” бәйгесе узды

2020 елның 19 декабрендә Пермь краенда Региональ “Татар кызы” бәйгесе узды. Конкурста катнашуга теләк белдереп Пермь төбәгенең төрле почмакларыннан 12 кыздан гаризалар кабул ителде, 10 кыз кастинг үткәннән соң, финалга 7 катнашучы узды.

Бәйгедә Орда районының Иске авыл җирлегендә туып-үскән Илсинә Хатыйбҗанова җиңү яулады. Ул жюри әгъзаларын чыгышы вакытында татар телен ирекле белүе һәм матур импровизациясе белән күңеллшрен аулалы, шулай ук 9 ай дәвамында узган бәйгенең барлык этаплары арасында иң күп балл туплаучы да ул иде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән жюри әгъзасы буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова да катнашты, ул шулай ук финалга узычу кызга татар телен камил белүе өчен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус номинациядә электрон планшет тапшырды.

Узган елларда әлеге бәйге бер ай дәвамында барса, быел исә пандемия булу сәбәпле тугыз айга сузылды. Этапларның берничә өлеше онлайн форматта оештырылды.

Бәйгенең этаплары: интервью, интеллектуаль бирем, аш-су һәм кул осталыгы, түбәтәй ясау, иҗади этап, сорауларга телдән җавап бирү. Бәйге үз эченә визитка, уртак җыр, бию, шигырь һәм дефиле кебек сынаулар алган финал белән төгәлләнде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге бәйге Пермь төбәгендә 2015 елдан бирле үткәрелә, шул ук елны Чиләбе шәһәрендә узган “Татар кызы” Бөтенроссия бәйгесендә Пермь төбәгенең җиңүчесе Алинә Аптукова җиңү яулап машина отты.

Уздырылган бәйгеләрдән соң катнашучылар гадәттә яшьләр берләшмәсендә активист һәм оештыручылар булып калалар. Быел да исә, 2019 елгы Пермь төбәгенең беренче вице Татар кызы Эльнара Нахиева “Пермь төбәгенең татар кызы 2020” бәйгесенең төп оештыру эшләрендә катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алдагы елларда бәйгенең 3 катнашучы кызы Казанга яшәргә күчеп китте.

Статистикага күз салсак, татар яшьләренең Пермь төбәгеннән илебезнең башка төбәкләренә күчеп китүләрен күзәтәбез.

Әлеге мәсьәлә буенча бәйгедән соң төбәкнең татар яшьләре активы белән киләсе елда узачак Бөтенроссия халык санын барлау буенча түгәрәк өстәл узды. Әңгәмәне модератор буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова алып барды.

Бәйгене оештырганнары өчен, беренче чиратта, оештыручыларга: Нахиева Эльнара Марат кызына, Мазунина Апполинария Андрей кызына һәм Талипова Юлия Рафил кызына рәхмәт белдерәсе килә.

Шулай ук Пермь төбәге татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясенә, Пермь төбәге губернаторы админисрациясенә ​һәм иганәчеләребез: Габдуллин Рәшит Раффак улына, Хавыев Алмаз Альберт улы һәм Хаҗиев Ирек Марат улына ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Пермь төбәгенең “Чәк-чәк” татар яшьләре
региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе
Рөстәм Галимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*