tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Х.М. Гыйльфанов Татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе белән очрашты.
Х.М. Гыйльфанов Татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе  белән очрашты.

Х.М. Гыйльфанов Татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе белән очрашты.

Вәкиллек бинасында Х.М. Гыйльфанов Магнитогорск шәһәренең “Татар рухы” Татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе К. М. Таһиров белән очрашты.

Хезмәттәшлекнең берничә мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Мисал өчен, Магнитогорск татарлары автономиясе өчен оешма бинасы мәйданын киңәйтү мәсьәләсе актуаль булып кала. Бина шәһәр үзәгендә урнашкан,аерым алынган территориясе бар. Хәзерге вакытта бинаның бер өлеше буш тора, элек анда китапханә булган. Татарстан Республикасының даими вәкиллеге әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәчәк.

Шулай ук Екатеринбургта һәм Магнитогорскта уза торган татар фестивальләре, ике якның да иҗат коллективларының актив катнашуы өчен конкурслар буенча оператив мәгълүмат алмашу турында килештеләр. Мәсәлән, Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге җыр конкурслары, «Хәтер» конкурсы һ.б. уңышлы уза, Екатеринбургта «Урал сандугачы», «Шома бас» конкурслары бар.

Федеральная национально-культурная
автономия татар

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*