tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды
Казанда VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды

Казанда VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 7-нче көнендә (22-нче декабрьдә), КФУның «Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге»ндә VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды. Әлеге чарада иң беренче булып лекцияне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Үзенең чыгышында ул “Иҗазәтләр (дини белемнәр чылбыры) — өммәтнең тотрыклы үсеш нигезе” темасын ачып салды. Мөфтинең дәресен тыңларга Россиянең төрле төбәкләреннән мөселман дини оешмалары, социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешма вәкилләре, блогерлар, журналистлар, мөгаллимнәр килде. Семинарны онлайн-трансляция рәвешендә дә карап була иле. Шулай итеп, сәгать ярым дәвам иткән лекцияне илледән артык кеше тыңлады.

Яшьләрне сәламләп, беренче чиратта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дини белемнәр алуда иҗазәтнең әһәмияте хакында аңлатты. Иҗазәт ул Пәйгамбәребездән ﷺ башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән белемнәр чылбырын дәвам итүне раслаучы һәм шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт бирүче дини документ. Иҗазәттә белемнәрне тапшыру чылбыры Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үзенә кадәр барып тоташуы күрсәтелә.

Камил хәзрәт тыңлаучыларның игътибарын инкыйлабка кадәрге гамәлдә булган уку-укыту программаларына юнәлтә — анда һәрбер фән буенча китаплар ятлау күздә тотылган, һәм Коръәнне яттан белмәгәннәргә фикһ һәм хәдис белемнәрен бирмәгәннәр. «Чөнки барлык китаплар, сарыф, нәһү кебек фәннәр, Коръәнне аңлау өчен укыла», – дип аңлатты мөфти.

Камил хәзрәт иснәдле (ягъни Әбу Хәнифә аша Пәйгамбәрнең ﷺ үзенә кадәр тоташкан чылбыр буенча) иҗазәткә ия булуның мөһимлегенә тукталды: “Безнең заманда ислам буенча теләсә кайсы вузның дипломына караганда иҗазәтле булуның әһәмияте өстенрәк. Белемнәр чылбыры остаздан остазга тапшырыла һәм синең исемең Пәйгамбәр ﷺ белән бер биттә янәшә урнаша. Бу документны сатып алып булмый, аның өчен иҗазәтне биргән остазда укырга кирәк. Ә остаз исә аны шулай ук үз укытучысыннан алган, һәм шулай чылбыр Пәйгамбәргә ﷺ кадәр сузыла. Менә шул рәвешчә белемнәрне тапшыру диннең бер өлеше булып тора”.

Мөселман дин эшлеклеләре өчен мөфти шулай ук кыйрәтләрне өйрәнү зур әһәмияткә ия булуын искәртеп, хәзрәт кыйраәт фәненең тарихына, аның төрләренә тукталды, хәзерге вакытта әлеге фән белгечләрен әзерләүнең актуаль мәсьәләләрен санап узды. Сүз уңаеннан, быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Коръәннең ун кыйраәте буенча белгечләр әзерләнә башлады. Дәресләргә барлык таләпләргә җавап биргән 12 хафиз сайлап алынды – алар Коръәнне тулысы белән ятлаучылар һәм гарәп телен яхшы үзләштерүчеләр. Ун кыйраәтне өйрәнү дәресләрен алучы хафизлар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә бар.

Очрашуның икенче өлеше сорауларга җаваплар бирү белән дәвам итте. Мөфти хәзрәт, бик теләп, Коръән белемнәре, сөннәт гамәлләр, гөнаһлардан саклану, Аллаһ риза булырлык гамәлләр кылу турында тәфсилле җаваплар бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*