tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда өлкә Сабан туе узды
Пермь краенда өлкә Сабан туе узды

Пермь краенда өлкә Сабан туе узды

1 июльдә Пермь краенда өлкә Сабан туе узды. Быел ул Октябрь шәһәр округының Чад авылында узды.

Сабантуй – ул искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы бәйрәм. Ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам, хезмәткә дан җырлаучы әлеге бәйрәмне һәр милләт кешесе бердәм булып бәйрәм итә.

Төп сәхнәдән барлык кунакларны бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары сәламләде: Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе Александр Смертин, Октябрь шәһәр округы башлыгы Георгий Поезжаев, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, Пермь крае мөселманнарының Россия Үзәк Диния нәзарәте составында төбәк дини идарәсе рәисе Әнвәр Аблаев, «Пермь краеның татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәлил Фәрваз, Пермь краеның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Рәсил Мөхәммәтҗанов.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов барысын да Сабан туе бәйрәме белән котлады, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

Сабан туенда милли уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: татарча көрәш, капчык белән сугышу, аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, армреслинг һәм башка ярышлар. Бәйрәмдә халык осталары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшләнмәләре белән милли ярминкә рәтләре эшләде, традицион һөнәрчелек һәм кул эшләре буенча мастер-класслар узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*