tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградта традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте
Димитровградта традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте

Димитровградта традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте

Димитровград каласының Западный паркында хәзер инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Шәһәр администрациясе һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган бәйрәмдә меңләгән кеше катнашты.

Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасында катнашучыларны шәрәфле кунаклар – өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, шәһәр башлыгы Андрей Большаков, Татарстанның Аксубай районы башлыгы Камил Гильманов, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутатлары Рамил Хайруллин, Габдулхак Мурзаханов, Рамил Хакимов, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, шәһәр татар автономиясе җитәкчесе Марат Валеев, шәһәр Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов сәламләде.

“Бүген без барыбыз да Россия Президенты Владимир Путин тирәсендә тупланырга, аңа тагын да якынрак булырга, теләктәшлегебезне белдерергә, аның өчен ышанычлы терәк һәм таянычка әверелергә тиеш. Теләсә нинди ыгы-зыгы, үзара тарткалашулар, фетнәләр бары тик дошманнарыбызны гына шатландыра бит. Безнең арабыздан фетнәчеләр килеп чыгуына алар чиксез сөенәләр. Фетнә – ул хыянәт итү, шундый юлга басучылар закон буенча тиешле җәзага тартылырга тиеш. Безнең курку белмәс сугышчыларыбыз, кайсы милләт һәм дин вәкиле булуларына карамастан, Россияне яклау һәм саклау, фашизмны җиңү максатында бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куялар, үзләрен, газиз гомерләрен һич тә кызганмыйлар. Нәкъ менә аларның батырлыгы, фидакарьлеге аркасында бүген без тыныч тормыш белән яшибез, бәйрәм итәбез, күңел ачабыз. Әйдәгез, Президентыбызны тыңлыйк, аның сүзләренә колак салыйк, аның киңәшләреннән чыгып фикер йөртик”,- диде өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко.

Бәйрәмнең концерт программасында Димитровград шәһәренең данлыклы “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле һәм Аксубай районы татар сәхнәсе йолдызлары катнашты. Халык татарча көрәш, авыш багана башына үрмәләү бәйгеләрен карап хозурланды, милли уеннарда осталыгын сынап призлар алды. Уңган хуҗабикәләрнең кул эшләре күргәзмәсе күпләрнең игътибарын җәлеп итте. “Ак калфак” кызлары, көне буе ару-талуны белмичә, барча халыкны хуш исле мәтрүшкәле чәй һәм чәкчәк, бавырсак белән сыйладылар. Ә Мәләкәс шагыйрәсе, “Өмет” газетасы редакциясенең С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Гөлсинә Ханәфи милләт җанлы татарларны киләсе яртыеллыкка “Өмет” газетасына яздырды.

“Аксубай районы делегациясенә рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Алар менә уналтынчы ел рәттән безнең Сабантуйга зур әзерлек белән килделәр. Артистлары белән көрәшчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә күз генә тимәсен! Киләчәктә дә арабыз суынмасын иде”,- ди җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Афандеева.

Ә өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин бәйрәм сәхнәсеннән Димитровград, Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары татарларына сәламнәрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Халкыбызның тырыш, актив, бердәм булуына, милли гореф-гадәтләребезне саклап яшәвенә чиксез сокланам, ди Рамил Надир улы.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*