tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә Татар этномәдәни башлангыч мәктәбе төзеләчәк
Пермьдә Татар этномәдәни башлангыч мәктәбе төзеләчәк

Пермьдә Татар этномәдәни башлангыч мәктәбе төзеләчәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Пермь шәһәренең “Чулпан” балалар бакчасында булды. Исегезгә төшерәбез, ул Пермь краена эшлекле сәфәр белән килде.

Пермь шәһәренең “Чулпан” балалар бакчасы 1970 елда файдалануга тапшырылган. Биредә 11 төркем эшли. Шуларның 5сендә татар милләтеннән булган балалар тәрбияләнә. Балалар бакчасында этнографик музей бар, анда балалар шулай ук татар мәдәнияте һәм теле белән дә кызыксыналар.  2000 елда «Татар өе» этнографик музее оештырыла, 2012 елда музейга белем бирү учреждениесе музее статусы бирелә.

Бүгенге көндә “Чулпан” балалар бакчасы янәшәсендә Татар этномәдәни башлангыч мәктәбен сафка бастыру буенча эш алып барыла. Әлеге изге эшне татар эшмәкәрләре башлап җибәрә. Алар ташландык балалар бакчасын алып, аны төзекләндерергә керешә. Бу максаттан “Ватан” хәйрия фонды оештырганнар. Мәктәптә 150-160 бала белем алачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*