tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан кунаклары Башкултай авылында булды
Татарстан кунаклары Башкултай авылында булды

Татарстан кунаклары Башкултай авылында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пермь краена эш сәфәре кысаларында Башкултай авылына килде.

Биредә ул Башкултай урта мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Ул 1922 елның гыйнварыннан эшли. 1937 елда 206 укучыны укыту өчен яңа бина ачыла. Укыту татар телендә алып барыла. 2003 елның декабрендә мәктәпнең заманча бинасы ачыла, ә 2003 елның сентябреннән, гомуми мәктәп конференциясе карары буенча, мәктәптә укыту рус телле булып кала. Мәктәп Баш-Култай авылы һәм Мокшино, Косотуриха, Болгары, Протасы, Ключики, Степаново авыллары халкына белем бирү хезмәтләре күрсәтә. Татар теле монда факультатив буларак укытыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*