tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкултай авылы социаль объектлары белән танышты
Васил Шәйхразыев Башкултай авылы социаль объектлары белән танышты

Васил Шәйхразыев Башкултай авылы социаль объектлары белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкултай авылы социаль объектлары белән танышты.

Башкултай авылы мәдәният йорты һәм милли мәдәният үзәге милли колоритны, традицияләрне, тарихи мирасны, шулай ук хәзерге дөньяның якты төсләрен берләштерә. Биредә теләге булган һәркем үзенә ошаган шөгыль таба ала. Авыл кешеләре мәдәният йортына иҗат белән шөгыльләнергә, проектларда катнашырга, авылны үстерү өчен яңа мәйданчыклар булдырырга, мәдәни мирасны сакларга, үз хыялларын тормышка ашырырга, энергия уртаклашырга, яңа белемнәр алырга, чараларда, бәйрәмнәрдә, милли йолаларда катнашырга бик теләп йөри.

Авылда шулай ук 2017 нче елда ачылган мәчет эшли. Башкултай авылы мөселманнары өчен мәчет ачылышы – күптән көтелгән вакыйга була. Ул авылның 425 еллыгына иң яхшы бүләк булып кабул ителә. Мәчеттә авыл халкы 5 вакыт намазга, җомга, бәйрәм намазларына җыела. Биредә шулай ук гарәп теле дәресләре дә укытыла.

2021 нче елда авылда музей ачыла. Музейда җыелган экспонатлар узган гасыр чорын һәм шул чорның киемнәрен һәм көнкүреш җиһазларын гына күрсәтеп калмый. Бредә хәтта мамонт теше дә бар. Музейда шулай ук Башкултай мәктәбе ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәрге эшчәнлеге турында да күп нәрсә белергә мөмкин. Башкултайда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Ватаныбызны саклаучылар турында мәгълүматлар эзләү буенча зур эш башкарган. Музей бүген дә кызыклы экспонатлар белән тулыланып тора.

1992 елда, авылның 400 еллыгына, аның иң югары ноктасында, авылның төньяк – көнчыгыш өлешендәге тауда оригиналь һәйкәл – батыр шлемы барлыкка килә. Җиде метр биеклектәге металл конструкцияне үз куллары белән Башкултай мәктәбен тәмамлаган Әнәс Сабир улы Мурзакаев ясаган. Аны ясау өчен дүрт елдан артык вакыт киткән, торбалардан кисеп алынган 12 меңгә якын боҗра кулланылган.

Шулай ук Башкултай авылы халкы Милли мәдәният үзәген оештыра. Алар үзәкне булдыру турында 2020 елда ук уйлана башлыйлар, проектның максаты — авылда татарлар һәм башкортлар җәмгыятенең 400 еллык традицияләрен саклау. Мәдәният үзәге элеккеге фельдшер-акушерлык пункты бинасында урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*