tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петрякста яңа һәйкәл чик сакчыларының һәр буынына багышлана
Петрякста яңа һәйкәл чик сакчыларының һәр буынына багышлана

Петрякста яңа һәйкәл чик сакчыларының һәр буынына багышлана

21 майда Түбән Новгород өлкәсендәге Петрякста тагын бер яңа һәйкәл – чик сакчыларының һәр буынына багышланга­нын ачтылар. Әлеге тарихи хәтер билгесе 1941- 1945 еллардагы сугышта бар дөньяны фашизм режимыннан коткарып калган һәм илебезнең бәйсезлеген саклап, Ватаныбызга Бөек Җиңү яулаган петрякслыларның якты истәлегенә торгызылган обелиск янында басып торачак. Әйтергә кирәк, ул дәһшәтле сугышка Петрякстан 1168 кеше киткән һәм шуның 800дән арты­гына кире әйләнеп кайту насыйп булмаган. Бу көнне аларның рухына җирле имам Мидихат хәзрәт Хайретдинов Коръән укыды, дога кыл­ды һәм кораллы бәрелешләрдә беренче булып утка керүче чик сакчыларына туган авылында һәйкәл ачу инициативасын хуплап чыкты, чөнки бездә чик сагы гаскәрләрендә хәрби хезмәттә булучылар күп, диде.

Ә иң җаваплы миссия – һәйкәл өстеннән ятьмәне төшерү район һәм авыл башлыклары Сергей Бочканов белән Илгиз Садретдиновка йөкләнде. Брест Крепостеннән алып кайткан капсуладагы җирне һәйкәлгә “Нижегородский пограничник” чик сагы хезмәте ветераннары советы рәисе урынбасары, полковник Георгий Рогоза һәм чик сагы ветераны Әхтәм Зарипов куйдылар.

Тантаналы залптан соң, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән геройларны бер минут тынлык белән искә алдык һәм янәшәдәге клуб бинасына күчендек. Биредә төп сүзне рай­он башлыгы Сергей Алексеевич тотты, Илгиз Ансар улы бу эшне оештырып гамәлгә ашы­ручыларга рәхмәтләрен ирештерде, Пильна районының хөрмәтле гражданины, өлкәнең атказанган ветераны, сугыш чоры баласы Нәим Абдулбәр улы Абдуллин Ватаныбызга патриотик мөнәсәбәт уятуда әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады. Ә олы кунаклар – Георгий Рогоза һәм Әфган сугышын узган, чик сагы ветераны, полковник Борис Сундуков хезмәттәшләрен, һәйкәлне булдырырга ярдәм итүчеләрне герой Вадим Матросов исемен йөрткән өлкә иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Кыска гына концерттан соң, хуҗалар һәм кунаклар бәйрәм табыны артында фикер алыш­ты.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*