tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чара узды
Яшел Үзән районында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чара узды

Яшел Үзән районында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чара узды

Яшел Үзән районында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Нурлат балалар йортында үткәрелгән әлеге чарада Татарстан Республикасының прокуроры Илдус Нәфыйков, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Егоров, ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Александр Цеханович, ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Әхәтҗан Ишматов, Яшел Үзән шәһәре прокурорының беренче урынбасары Антон Васютин, Нурлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров катнашты.

Нурлат балалар йорты тарихи йорт.Ул 1942 елның 18 сентбрендә Ленинград блокадасында калган ятимнәрне бирегә китергәч ачылган була.
80 еллыгын билгеләп узучы әлеге балалар йортында аларны тормышка әзерлиләр, ятимнәр йорты янындагы ярдәмче хуҗалыкта хезмәт тәрбиясе бирәләр. Кунаклар бүгенге көндә ятимнәр йортының укыту-тәрбия эшчәнлеге белән танышып, үзләренең дә теләкләрен җиткерделәр.

Илдус Нәфыйков Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм уңаеннан караокелы SONY аудиосистемаcын бүләк итеп, киләчәктә аларның музыка өлкәсендә дә уңышлар яулавын теләп калды.

Фәрид Фәизович Нурлат балалар йортының 20 елдан бирле даими кунагы. Биредәге яшүсмер малайларның иң зур хыялын тормышка ашыруда – столяр остаханәсе ачуда , интернат балаларына кирәкле тимераяклар, спорт кирәк-яраклары, ашханә өчен кирәкле савыт-саба, шашлык әзерләү өчен мангал булдыруда ярдәм иткән Фәрид абыйлары быел да буш кул белән килмәгән – коллективка спорт инвентаре алу өчен сертификат бүләк итте. Фәрид Фәизович “Татарлар” газетасына еллык подпискага яздырган иде,балаларның газета һәм конгресс исеменнән бүләк иткән “150 күренекле татар” китабын укулары белән дә кызыксынды.

Кунаклар алып килгән радиомикрофоннар да тәрбия эшендә бик ярап куяр.Яшел Үзән прокуратурасы вәкилләре тарихи йортта тәрбияләнүчеләрне тортлар,баллы күчтәнәчләр белән сөендерделәр.

Нурлат балалар йортының нәни хуҗалары да кунаклар алдында сынатмады:бик матур музыкаль чыгышлар да, нәфис сүз дә, биюләр дә әзерләгәннәр иде.Дустанә очрашу бергәләп күмәк җыр башкару белән тәмамланды. Өлкәннәр: ”Ятимнәрне, балаларны кайгырту эше аерым бер көндә генә түгел, ел дәвамында алып барылырга тиеш”,-дигән уртак фикергә килеп саубуллаштылар.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*