tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Портянур авылы мәктәбе директоры: “Мәктәпкә 62 миллион сумга ремонт ясадылар”
Портянур авылы мәктәбе директоры: “Мәктәпкә 62 миллион сумга ремонт ясадылар”

Портянур авылы мәктәбе директоры: “Мәктәпкә 62 миллион сумга ремонт ясадылар”

Бүген, 20 сентябрь, Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме Мари Эл республикасының Бәрәңге районына пресс-турга килделәр. Татарстан журналистлары делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкли.

Журналистлар Бәрәңге районының Портянур авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Биредә аларны мәктәп директоры Айрат Хәсәнов каршы алды.

-Портянур авылы мәктәбендә 70кә якын бала укый. Садикта – 21. Балаларга 1нче сыйныфтан башлап татар теле дәресләрен укыталар. Мәктәпкә 62 миллион сумга ремонт ясадылар, – дип сөйләде Айрат Хәсәнов.

Мәктәптә татар теленә элек-электән игътибар зур булган. Балалар ана телебезне яратып укыйлар. Укучылар татар теленнән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда актив катнашалар.

Шулай ук журналистлар Портянур авылының фельдшер-акушерлык пунктында булдылар. Әлеге фельдшер-акушерлык пункты 2015 елда төзелгән. Яңа ФАП ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Монда Портянурның 800дән артык кешесе медицина ярдәме ала. Шунысы игътибарга лаек, әлеге фельдшер-акушерлык пунктында заманча техника белән җиһазландырылган стоматология кабинеты бар.

Алга таба Татарстан делегациясе Портянур авылы эшмәкәре Рәмис Кабиров янына юл тоттылар. Рәмис Кәбиров 15 ел элек машиналар ремонтлау эшен башлап җибәргән. Аның белән бергә биредә 4 кеше эшли.

– Әлеге һөнәргә кечкенә чакта әти машиналар ясаганда өйрәндем. Башта хобби буларак, соңрак үз эшемне ачарга булдым, – диде Рәмис Кәбиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*