tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры XXX юбилей концерт сезонын ача
Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры XXX юбилей концерт сезонын ача

Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры XXX юбилей концерт сезонын ача

21 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры XXX юбилей концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге дәрәҗәле оркестр концерты белән башланып китәчәк. Иҗат коллективы тамашачыларга «30 лет на бис» программасын тәкъдим итәчәк.

Оркестр Татар дәүләт филармониясе каршында 1993 елдан алып эшли. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры зур югары осталыкка, көчкә ия, хәтта аларның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә йөзләгән музыка сөючеләр карарга килә, алай гына да түгел Австрия, Германия, Голландия, Көньяк Корея, Италия, Болгария, Португалия концерт залларында да оркестр уңыш казанды. Югары башкару культурасы, башкарыла торган әсәрнең формасын һәм стилен яхшы тоеп эш итү коллективның иҗади йөзен билгели. Халык уен кораллары оркестры уйнаганда чиксез бай тавыш нурланышы барлыкка килә. Ул нурланышка татар, рус һәм чит ил композиторларының оркестр өчен махсус язылган әсәрләре, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре керә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*