tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радик Салихов: Яшьләр арасында тарихны өйрәнүгә ихтыяҗ артты
Радик Салихов: Яшьләр арасында тарихны өйрәнүгә ихтыяҗ артты

Радик Салихов: Яшьләр арасында тарихны өйрәнүгә ихтыяҗ артты

Соңгы елларда Татарстанда яшьләр тарих белән күбрәк кызыксына башлады, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

«Бездә туган төбәкне өйрәнү хәрәкәте нык үсеш алды. Бу эштә өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә өлеше бар. Күп кенә авыл, район, шәһәрләрдә музейлар эшләп килә. Балалар музей каршындагы тарих түгәрәкләренә йөри, туган яклары, гаиләләре, нәселе турында мәгълүмат туплый. Соңгы елларда яшьләрдә тарихка, аны өйрәнүгә ихтыяҗ артты», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Көнчыгыш Европаның сәяси-этник картасы трансформациясе: Бөек Венгрия, Идел буе Болгары һәм Алтын Урданың барлыкка килүе» дип аталган халыкара фәнни конференциянең беренче өлеше булды. Биредә Бөек Венгрия кебек урта гасыр төрки-татар дәүләтләрен өйрәнү турында сүз барды.

«Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирелә. Җәмгыятькә объектив һәм дөреслеккә туры килгән мәгълүмат кирәк. Бу, беренче чиратта, татар халкы тарихына кагыла. Үзебезнең тарихны өйрәнгәндә, без рус, фин-угор һәм башка халыклар турында искә алабыз. Ислам турында сөйләгәндә, башка диннәрне әйтеп үтәбез. Бу төрле милләтләрнең берләшүен күрсәтә», — диде Радик Салихов.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*